Актаныш

МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:Азнакайның данлы аш-су блогеры!

Уңган хуҗабикәләр бәйрәмнәр килде дип һич тә тик ятмый. Уңайдан файдаланып, якыннарын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый.

Азнакай районы аш-су остасы Мәрьям ханым МИҢНЕГУЛОВА белән әңгәмә кордык. “Инстаграм”чы дуслары 110 меңнән артып киткән Мәрьямнан тормыш турында уйланулар һәм берничә шәп рецепт! 

Интернет челтәрендә татар телендә рецептлар тәкъдим итүчеләр байтак кына. Арада иң танылганнарының берсе – Мәрьям ханым Миңнегулова. Аңа “Бәйләнештә” челтәренә язылучылар саны 30 меңгә якын, ә “Инстаграм”чы дуслары 110 меңнән артып киткән. 1974 елның 1 апрелендә Тукай районының Таулык авылында туган. 1992 елда Фәрит Миңнегулов белән гаилә корып, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Ашарга пешерергә дөнья үзе өйрәтә
“Унике яшьтә әнисез калдым. Алты абыем бар, мин иң төпчеге. Безне инде күбрәк әбием, әтием карап үстерде. Әбием: “Әби белән үскән бала, дип әйтерләр, кызым, эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнеүең үзең өчен булыр!” – дия торган иде. Барлык эшләрне курыкмыйча, җитез итеп эшләргә, һәр эшне ”бисмилла” әйтеп башларга өндәде. Яшьли ипи салырга, токмач кисәргә, сыер саварга өйрәндем. Икмәк салганда күәскә буем да җитми иде, урындыкка менеп баса идем.
18 яшьтә кияүгә чыктым, Яр Чаллы шәһәрендә кассир-контролер булып эшләдем, шуннан соң Азнакай якларына кайтып төпләндек, йорт-курабызны карадык. Бар эшкә өйрәнәсем килде, һәр яңалыкка “мин булдыра алам” дип, тотына идем. Ашлар, Коръән ашлары, туй һәм никах мәҗлесләре еш кына булып тора иде. Бездә табынга токмачлы аш, зур итеп өелеп торган чәк-чәк (бавырсак) бирәләр. Чәй алдыннан гөбәдия куялар. Итле бәлеш тә популяр”.
Азык-төлек сыйфатлы булсын
“Мин үзем, кагыйдә буларак, хәләл продуктларга өстенлек бирәм. Итне белгән кешеләрдән, үзебезнең авылда җитештерелгәнне алам. Торт ясаганда хәләл желатин кулланам. Бүтән кирәкле азык-төлекне тормыш иптәшем район үзәгеннән алып кайта. Аларның җитештерү датасын, саклану вакытын карап, сыйфатлысын алырга тырышабыз. Составында сөт ризыкларын алмаштыручы, пальма мае, консервантлар, ГМО булган продуктларны кулланудан сакланабыз”.
Иң яраткан ризык
“Хатын-кызның иң яраткан ризыгы – гаиләсе яраткан ризык инде ул. Күпчелек милләттәшләребез кебек, итле-бәрәңгеле ризыкларга басым ясыйбыз. Электән шулай килгәндер, тәрбиядән дә. Аш шулпасы булса, өй токмачы булсын. Кибетнекен сирәк салам, үзем дә, гаиләм дә өнәп бетерми аны. Ә үзем кыстыбый яратам”.
Интернет – аш-су пешерүдә ярдәм
“Үзем пешергән ризыкларның фотоларын мин тәүдә “Бәйләнештә” челтәренә куеп бара башладым. Аларны пешерү турында кызыксына, рецептларны сорап ала иделәр. “Тәм-том Мәрьям” дигән төркем булдырдым. Анда башкаларның рецептларына да урын бирәм. Иң мөһиме – рецепт күңелемә хуш килергә тиеш, шулчакта гына аны халык хөкеменә чыгарам.
Шуннан соң балалар: “Әни, күп кешеләр хәзер “Инстаграм”да утыра”, – дип, анда күчәргә кыстадылар. Халык ошаткач, ник инде блог алып бармаска.
Яңа рецептлардан да хәбәрдар булып торырга кирәк. “Ютуб“ каналында махсус каналлар бар, аларны карыйм, башка хуҗабикәләрнең битләренә кереп чыгам”(Дәвамы киләсе язмаларда).

Юлай Низаев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: