Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛЕ БУЛСА ДА...: Актанышта инвалидлар спартакиадасы үтте (ФОТОЛАРДА - ҖИҢҮЧЕЛӘР)

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында бүген, 7 декабрь көнне, “Актаныш” спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды.

Катнашучылар парадын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  сәламләде.

Әлеге чарада барысы 100дән артык мөмкинлекләре чикле райондашыбыз үзенең көчен, елгырлыгын, осталык - үткенлеген күрсәтте.

Спартакиадага төшкән бик күпләр өчен бүген иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, ярышлар урынсыз, җиңүсез булмый, әлбәттә.

Реклама

I урынга  Татар Суксу авыл җирлеге командасы лаек булды. 
II урында -  Актаныш авыл җирлеге командасы.
III урынны Актанышбаш авыл җирлеге команадасы  яулады.

Шәхси һәм команда беренчелегенә оештырылган ярышларда җиңү яулаучы райондашларыбызга Грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X