Актаныш

МОНДА АЕРМА БАРМЫ: Сез ярлымы, әллә хәерчеме? яки Ә сез кайсы категориягә керәсез?

2018 елның беренче кварталына аз керемлеләр саны узган ел белән чагыштырганда 1 миллион 200 мең кешегә кимегән.

Рәсәйдә хәерчелек дәрәҗәсе түбән тәгәри. Росстат мәгълуматларына караганда, 2018 елның беренче кварталына аз керемлеләр саны узган ел белән чагыштырганда 1 миллион 200 мең кешегә кимегән. Ярлылар саны да ким – колачлап ала алмаслык туган җиребездә яшәүче бар халыкның 14,2 процентын гына тәшкил итә икән. Ә инде хәерче белән ярлы арасында нинди аерма бар икәнен түбәннән укыгыз.


Әлеге, бик мактана алмаган күрсәткеч 2000 нче елдан алып акрын гына түбән тәгәрәгән. 90 нчы еллар башында, мисал өчен, ярлылар саны бар халыкның 32 процентын тәшкил иткән булса, 2012 елларга алар саны 10 процент кына калган булган. Әмма 2014 нче елгы икътисадый кризис әлеге санның янә артуына китерә. Ләкин, кем әйтмешли дөньяда өч төрле ялган бар: гади ялган, оятсыз ялган һәм статистика. Кемнең ничек яшәгәнен яисә инде яшәргә омтылганын һәркем үзе яхшы беләдер.


Тик шулай да, федераль дәүләт статистика хезмәтенең саннарына битараф кала алмыйм. Халык катламын түбәндәге күрсәткечләргә бәйләп карый алар. Шуны да искәртеп китү зарур, әлеге исәп-хисапта үз дәрәҗәңне күрер өчен гаиләнең тулаем керемен һәр гаилә әгъзасына бүлеп карарга кирәк.


Шыр хәерче –7-8 мең сум айлык керемле
Хәерче –8-12 мең сум айлык керемле
Ярлы – 12-20 мең сум айлык керемле
Ярлыдан югары – 20-30 мең сум айлык керемле
Урта хәлле – 30-60 мең сум айлык керемле
Хәлле - 60-90 мең сум айлык керемле
Бай – 90 мең сумнан артык айлык керемле
Череп баеган – 150 меңнән артык айлык керемле


Һәркем үз урынын тапкандыр. Хәер, борчылырга урын юк. Дөньялар ничек кенә бармасын, яшәргә өйрәнгән инде. Исәнлек кирәк.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: