Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Монда туып үсмәсә дә...

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Буа районы Ирекле Стан авылында туган Гөләндәм Вильданова да үзенең язмышын Актаныш белән бәйле булыр, дип күз алдына да китермәгәндер. Хәзер инде аны, горурланып, райондашыбыз, дип әйтә алабыз. Гөләндәм апаның беренче тапкыр Актаныш җиренә аяк басуына да 36 ел үтеп киткән. Шактый...

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Буа районы Ирекле Стан авылында туган Гөләндәм Вильданова да үзенең язмышын Актаныш белән бәйле булыр, дип күз алдына да китермәгәндер. Хәзер инде аны, горурланып, райондашыбыз, дип әйтә алабыз.
Гөләндәм апаның беренче тапкыр Актаныш җиренә аяк басуына да 36 ел үтеп киткән. Шактый гомер булса да, ул вакытларны бүгенгедәй күз алдында тота ул.
- Туган авылымда мәктәпне тәмамлаганнан соң, дүрт ел Казан кооператив техникумында техник-технолог белгечлеге үзләштереп, кулыма диплом алгач, мине юллама белән Актанышка билгеләделәр. Ул вакытта нинди хис-тойгылар кичерүемне аңлатып кына бетерерлек түгел, - ди әңгәмәдәшем.
Гөләндәм апаның үзеннән бигрәк, әтисе Нурислам абый белән әнисе Өммегөлсем апа кайгыра. Бер белмәгән, күз күрмәгән җирләргә газиз кызларын озату бик авыр була аларга. Нинди кешеләр очрар, эшли алырмы, дигән сораулар күңелләренә тынгы бирми. Бары тик, өч елын эшләр дә, кире үзебезнең районга кайтыр, дигән уй гына бераз җаннарын тынычландыра.
1981 елда ул вакыттагы СПТУда производство мөдире булып хезмәт юлын башлаган Гөләндәм апаны коллектив бик җылы кабул итә. Яшь кенә булуына карамастан, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләүче кызны кул астында хезмәт куючылар да бер сүздән аңлый, ул кушканнарны төгәл үти башлый. Производство мөдире буларак, аңа ашханәне продукция белән вакытында тәэмин итү, ризыкның сыйфатына җавап бирү, тәртип, чисталыкны саклау кебек вазифалар йөкләнә. Әйткәнемчә, 36 ел инде шушы эшен күңел биреп башкара ул. Урыннан-урынга күчеп йөрми. Хезмәт итү дәверендә җиде җитәкче кул астында эшләсә дә, барысы белән дә уртак тел таба.
- Аллага шөкер, җитәкчеләрнең барысы да бик яхшы булдылар. Ашханә өчен кирәкле барлык җиһазларны алуда ярдәм иттеләр. Балаларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итүгә җитди карадылар, -ди Гөләндәм апа.
Бүгенге көндә Актаныш технология техникумындагы 220 баланы кайнар ризык белән тәэмин итү өчен көчләрен кызганмый Гөләндәм апаның кул астында хезмәт куючылар. Ике пешекче, бер кухня эшчесе һәм үзе иртә таңнан кичкә кадәр шул плитәләр арасында кайнашалар.
Сер түгел: техникум пешекчеләре белән берлектә укучылар әзерләгән камыр ризыкларын һәркем яратып ашый. Алар пешергән чәкчәкләр телеңне йотарлык. Эшче һөнәрләре арасында үткәрелүче WorldSkills бәйгеләрендә дә техникум укучылары катнашып, мактаулы нәтиҗәләргә ирешәләр икән, монда инде Гөләндәм апаларының да өлеше бар. Районга квалификацияле кадрлар әзерләүдә куйган хезмәтләре өчен Гөләндәм апа күп сандагы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Күңел биреп, бар фантазиясен эшкә җигеп әзерләгән тәгам-ризыклары үзе бер сәнгать әсәрен хәтерләтә. Инде саллы тәҗрибә тупласа да, Гөләндәм апа эзләнүдән туктамый. Әледән-әле яңа ризыклар әзерләү өстендә шөгыльләнә.
Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә уңган хуҗабикә ул. Якыннарын да үзенең тәмле ризыклары белән сөендереп тора. Актаныш егете Әнис Вильданов белән 1983 елда гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстерә алар. Олы уллары Руслан район статистика бүлегендә эшли. Илназлары "Чаллы Бройлер" кошчылык фабрикасында инженер. Икесе дә тормышта үз урыннарын табып, гаилә корганнар. Гөләндәм апа белән Әнис абыйны балдан татлы ике онык белән сөендергәннәр. Хәзер дәү әти белән дәү әни булып, шуларның үскәннәрен күзәтә алар.
- Гөләндәм бик яхшы тормыш иптәше, балаларыбызның яраткан әниләре, оныклар өчен өзелеп торучы дәү әни ул. Мин аның тырышлыгына, уңганлыгына сокланам. Аның белән гомер итү бик рәхәт, - ди Әнис абый.
Әлеге гаиләдән туганнар, кунаклар өзелми. Гөләндәм апаның дүрт туганы да, ара ерак дип тормый, Актанышта бик еш кунак була. Әнис абыйның туганнарына да ишекләре һәрчак ачык.
Бу көннәрдә аеруча тынгысыз вакытлары. Гөләндәм апа үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алырга әзерләнә. Мәшәкате булса да, күңелле, истә кала торган мизгел ул. Гөләндәм апага без дә сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев