Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мопед йөртү таныклыгың бармы?

Яшүсмерләрнең велосипед, скутер, мопедларда җилдерер җылы вакыт җитте. Авылларда үзлекләреннән өйрәнеп, таныклыклары булмаган, техникасы ДАИ бүлегендә теркәлмәгән, иминлек кагыйдәләрен санга сукмыйча, мотоциклда шлемсыз йөрүчеләр бихисап. Алар исә иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Күп вакыт машина юлына велосипед белән чыгучы кечкенәләр зыян күрә. Кайберләре хәтта йөри белер-белмәс зур урам, юлга чыгарга...

Яшүсмерләрнең велосипед, скутер, мопедларда җилдерер җылы вакыт җитте. Авылларда үзлекләреннән өйрәнеп, таныклыклары булмаган, техникасы ДАИ бүлегендә теркәлмәгән, иминлек кагыйдәләрен санга сукмыйча, мотоциклда шлемсыз йөрүчеләр бихисап. Алар исә иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Күп вакыт машина юлына велосипед белән чыгучы кечкенәләр зыян күрә. Кайберләре хәтта йөри белер-белмәс зур урам, юлга чыгарга ашыга. Нәтиҗәсе - аяныч... Иң элек велосипед йөртү үзенчәлекләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк шул.
Велосипед йөртүчеләр өчен кагыйдәләр:
-Юлларда велосипед белән идарә итү - 14, мопед белән 16 яшьтән соң гына рөхсәт ителә.
-Велосипедчылар юлның уң як читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә ала, әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, юл кырыеннан да йөрергә ярый.
-Колонна булып барганда, унар велосипедчыдан торган төркемнәргә бүленеп һәм һәр төркем арасында 80-100 метр ара калдырып хәрәкәт итү сорала.
-Караңгыда велосипедта алгы фара һәм арткы фонарь кабызылган яки арткы якта яктылык кайтаргыч урнаштырылган булырга тиеш.
-Велосипедчы хәрәкәт юнәлешен үзгәрткәндә һәрвакыт кисәтү сигналы бирә. Сулга борылганда кисәтү сигналы итеп, сул кулын янга туры суза.
-Форма кигән полиция хезмәткәре велосипедчыны туктата ала. Теләсә нинди шартларда велосипедчы полиция хезмәткәре таләпләренә буйсынырга тиеш.
-Велосипед юлы дигән билге булганда, шул юлдан гына бару зарур.
Велосипедта йөргәндә нәрсә эшләргә ярамый:
-Велосипедта пассажир утыртып йөртү тыела.
-Тавыш сигналы, алгы фонаре, арткы фонаре һәм бер-берсеннән бәйсез эшли торган ике тормозы булмаган велосипедта йөрергә ярамый.
-Шоссе буйлап хәрәкәт иткәндә велосипедчыга рульне тотмый барырга ярамый.
2013 елның 5 ноябрендә "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль законның үзгәрешләре һәм өстәмәләре гамәлгә керде. Машина йөртү таныклыгындагы безнең өчен гадәти булган категорияләргә мопед һәм скутерлар өчен "М" категориясе дә өстәлде. Ата-аналар шуны онытмасын: хәзерлекле бала юлда килеп туган катлаулы ситуацияләрдән җиңелрәк чыга, юлда үзен ышанычлы тота. Ә уку - проблема түгел. Әлеге категория булмаган килеш скутер яки мопед белән идарә итүчегә РФ КоАПның 12.7 маддәсе 1 өлеше нигезендә, 5-15 мең сум административ штраф каралган; скутер, мопед исә махсус тукталышка куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев