Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мордовиядә «Җиңү көне» җырын рус, мокша һәм эрзә телендә башкардылар

Идел буе федераль округында җыр марафоны старт алды, анда катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган җырны туган телләрендә башкарачак.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге кебек үк, халкыбызның Бөек батырлыгына — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны старт алды. Халык җыр марафоны бүген Мордовия Республикасында башланды. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә.

Саранск һәм муниципалитетларның иң танылган иҗат коллективлары, танылган артистлар, яшьләр, волонтерлык һәм патриотик берләшмә вәкилләре республиканың дәүләт телләрендә — рус, мокша һәм эрзә телләрендә «Җиңү көне» җырын башкарды. Эстафета акциянең башка катнашучылары — Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылды.

Җыр марафоны төрле төбәкләрдән башкаручыларны зур халык коллективына берләштерүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган «Җиңү көне» җырын туган телләрендә башкарачак. Видеога төшерү үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк башланган иде. Һәр төбәк үз видеоязмасын әзерләргә тиеш, аннары алар бер гомуми видеога монтажлана. Клипны интернетта һәркем карый алачак.

Реклама

«Җиңү көне» җыры очраклы гына сайланмаган, чөнки патриотик һәм рухи яктан аңардан да көчлерәк берләштерә алган әсәрне сайлап алу кыен. Өстәвенә, «Җиңү көне» җыры өчен дә бу ел юбилей елы. Беренче тапкыр ул 45 ел элек башкарылган.

Видеороликларны территорияләрнең төбәк каналларында күрсәтәчәкләр. Шулай ук аларны #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештегы буенча социаль челтәрләрдә, шулай ук Youtube-каналларда карарга мөмкин булачак. Радиостанцияләрдә яраткан җырының радиоверсиясен тыңларга мөмкин.

Масштаблы патриотик акция РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы буенча үткәрелә.

https://tatar-inform.tatar/news/society/25-04-2020/mordoviyad-i-k-ne-yryn-rus-moksha-m-erz-telend-bashkardylar-5738778

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев