Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Моргтан эзләп таптым» — Фәүзия Бәйрәмованың ире ковидтан вафат

Язучы иренең үпкәләре 70-80 процентка зарарлануы турында яза.

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин ковидтан вафат булган. Бу хакта язучы үзенең фейсбук сәхифәсендә хәбәр итә, дип яза "Интертат".

2 октябрь көнне Фәүзия Бәйрәмова ирен хастаханәгә алып китүләре турында язган.

«Иремне ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте. Теге зәхмәт булырга тиеш. Сатурациясе 80, үпкәләрнең зәгыйфьләнүе кимендә 50-60 булырга тиеш, диделәр. Улым озата китте… Мине карамадылар да, чөнки авыру билгеләре юк, контакт кына бар.

Салихҗан улы Җәмил өчен дога кылсагыз иде», — дигән ул.

Ә бүген көндез язучы тормыш иптәшенең вафат булуы турындагы авыр хәбәр белән бүлешкән.

Реклама

«Ирем кичә хастаханәдә үлгән. 22.40 та… Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым. Моргта ята икән. Әле рәсми хәбәр итүче юк. Беркем ярдәм итмәде.», — дигән ул.

Фәүзия Бәйрәмованың һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/morgtan-ezlp-taptym-fziya-byrmovany-ire-kovidtan-vafat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев