Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мошенниклар райондашларыбызны "кәкре каенга терәтү"не дәвам итәләр (ФАКТЛАР)

Мошенниклык фактлары, алданмау турында күп сөйлибез. Укыдык, ишеттек, мошенниклар турында белә идем, диләр полициягә акчаларыннан мәхрүм калып, мөрәҗәгать итүчеләр. Бушка сыр тәбедә генә икәнен яхшы белсәк тә, андый хәл минем белән булмас, дигән катгый беркатлылык аркасында кыен хәлгә калучылар аз түгел. Күп очракта, кәрәзле телефонга, банк картагыз белән нидер килеп...

Мошенниклык фактлары, алданмау турында күп сөйлибез. Укыдык, ишеттек, мошенниклар турында белә идем, диләр полициягә акчаларыннан мәхрүм калып, мөрәҗәгать итүчеләр. Бушка сыр тәбедә генә икәнен яхшы белсәк тә, андый хәл минем белән булмас, дигән катгый беркатлылык аркасында кыен хәлгә калучылар аз түгел. Күп очракта, кәрәзле телефонга, банк картагыз белән нидер килеп чыккан, дигән, төзекләндерергә вәгъдә итә торган смс-хәбәрләр килә. Банк картасы хуҗасы тикшереп тормый гына, "яхшылык теләүче"нең кушканнарын төгәл үтәргә тотына.
- 1997 елгы Буазкүл авылында яшәүче гражданканың банк картасыннан билгесез кеше үзенә алдау юлы белән 10 мең 678 сум акча салдыра.
- Актанышта яшәүче 1976 елгы гражданканың банк картасыннан билгесез кеше үзенә 46 000 мең сум акча күчерә.
- Актанышта яшәүче 1975 елгы гражданка интернет-кибет аша навигатор, радар, видеорегистратор сатып алу максаты белән 4437 сум акча күчерә. Пакеттан сувенир әтәч чыга.
- Иске Байсар авылында яшәүче 1965 елгы гражданның банк картасыннан билгесез кеше 13 мең 904 сум акча салдыра.
- 1962 елгы Шәрип авылы кешесенең банк картасыннан билгесез зат 3500 сум акча күчерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев