Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МӨСЛИМДӘ ФАҖИГА: 19 яшьлек Алмазны үле килеш тапканнар

Полиция әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.

19 яшьлек егет үлеме сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый.

Мөслимдә югалган 19 яшьлек Алмаз Гыйльфанов мәетен Ык елгасы төбеннән табып алганнар. Бу турыда “Татар-информ”агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Алмаз 21 августта өеннән чыгып китеп, югалган иде. Әбисе сүзләренчә, аның артыннан билгесез бер кеше кергән һәм алар бергә чыгып киткәннәр. Шул вакыттан бирле Алмазны беркем дә күрмәгән. Егетне эзләүгә волонтерлар да кушылган. 

Ике көннән соң Ык буенда аның велосипеды һәм киемнәрен тапканнар.

Коткаручыларның елгадан яшь егет мәетен тапканы 25 август көнне билгеле булды. Аны полициягә тапшырганнар. Алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак. 

 

чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/m-slimd-yugalgan-almazny-m-eten-taptylar/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев