Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Моңсу хәтер

30 октябрь - Репрессия корбаннарын искә алу көне районыбызда Җиңү паркында алар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу белән башланып, "Игелек үзәге" хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара - түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү белән дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, район ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев,...

30 октябрь - Репрессия корбаннарын искә алу көне районыбызда Җиңү паркында алар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу белән башланып, "Игелек үзәге" хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара - түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү белән дәвам итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, район ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, Актаныш үзәк хастаханәсеннән Рөстәм Могътазиров, пенсия фонды идарәсеннән Роза Ямалова өлкәннәр белән аралашуда катнаштылар, авыр хатирәләрен уртаклаштылар. Район мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларны җыр-моң белән ял иттерде. Аралашу чәй табыны артында барды.
Районда сәяси репрессиядән зыян күрүчеләр эшләре буенча комитет рәисе Ясүр Әхтәмов: "Зыян күргән 484 кешенең исемлеге бар миндә. Бүген исәннәрнең барысы да авырулар, безгә үзәк хастаханәгә, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә лаеклы, ихтирамлы мөнәсәбәт булса иде, бер очрашып сөйләшү күңел түребезгә үтеп керә, бүгенге очрашу - безгә карата хөрмәт күрсәтү", - диде.
Актаныштан Гавис Гаязов, Качкыннан Рәфкыя Салихова, Чишмәдән Җәвирә Нәбиева, Солтанголдан Фәнзия Арсланова шул елларның истәлеген яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев