Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мотавалова Эльвира Илдар кызы

Актаныш радиосында эшләү дәверендә үзенчәлекле, аһәңле тавышы, мавыктыргыч, кызыклы тапшырулары белән актанышлыларның мәхәббәтен яулаган каләмдәшебез Эльвира Мотавалова фаҗигале һәлак булды. Кыска гомеренең 7 елын Актанышта яшәп уздырган, радиотыңлаучыларны матур сөйләме белән әсир иткән, сәхнәләрдә чыгыш ясап, укыган шигырьләре белән тамашачылар йөрәгендә дулкынландыргыч хисләр кузгаткан Эльвираның арабыздан шулай иртә китүенә күңел...

Актаныш радиосында эшләү дәверендә үзенчәлекле, аһәңле тавышы, мавыктыргыч, кызыклы тапшырулары белән актанышлыларның мәхәббәтен яулаган каләмдәшебез Эльвира Мотавалова фаҗигале һәлак булды.
Кыска гомеренең 7 елын Актанышта яшәп уздырган, радиотыңлаучыларны матур сөйләме белән әсир иткән, сәхнәләрдә чыгыш ясап, укыган шигырьләре белән тамашачылар йөрәгендә дулкынландыргыч хисләр кузгаткан Эльвираның арабыздан шулай иртә китүенә күңел ышанмый. Өзгәләнә үзәк: аңа бит нибары 42 яшь иде.
Эльвира Илдар кызы тумышы белән Балтач районы Таузар авылыннан. Актанышка килгәнче үк ул шактый тормыш тәҗрибәсе туплап өлгергән иде.
Казан дәүләт университетын тәмамлап, журналист белгечлеге алган Эльвира Мотавалованың исеме республиканың "Болгар FM" радиосы тыңлаучыларына да яхшы таныш.
Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә 2005-2012 елларда хезмәт куйды. Аннары аның Биектау районында радиоэшчәнлекне башлап җибәрүдә катнашуы мәгълүм. Ә гомеренең соңгы көненә кадәр башкалабыз Казанның "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйды. Никахлар, хәләл мәҗлесләр алып барды.
Күңел кылларын тибрәндерерлек итеп укыган шигырьләре интернетта да киң таралып өлгерде.
Актаныш радиосында "Иман нуры" һәм "Дөнья мөселман күзләре аша" исемле тапшыруларын алып барып, динебезне таратуда керткән өлеше өчен Эльвира Мотавалова Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатына лаек булган иде. "Эшләгән гамәлләрегезгә Хак Сөбханәһү вә Тәгалә Үз рәхмәтләрен белдерер, иншә Аллаһ", - диелгән анда.
Эльвирабыз, синең кешеләргә рухи азык өләшер өчен куйган бар тырышлыгың, тынгысызлыгың, иҗади эзләнүләрең һәм кылган барлык изге гамәлләрең Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алуга, рәхмәтенә ирешүгә сәбәп булсын. Тормышта син бит йолдыз кебек якты идең, кешеләргә шатлык өләштең, мохтаҗларга ярдәм иттең, өметсезләрнең күңелендә өмет уты кабыздың, илһамлыларга илһам өстәдең. Урының оҗмахта булсын. Без сине юксынабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев