Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәрҗани исемендәге тарих институты ТАССРның юбилеена багышланган «видео» тәкъдим итте

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының дисциплина ара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сүзләренчә, бу видеога 200-300 мең сум сарыф ителгән.

 Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән видеопроект тәкъдим итте. Видео «Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» проекты кысаларында төшерелгән.

Видеороликта Татарстанның барлык төп үсеш чорлары күрсәтелгән. Төп үсешләр арасында XX гасыр башындагы татарлар арасында барган иҗтимагый үзгәрешләр, 1917 елгы революция, 1990 елның 30 августында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең Дәүләт суверенитеты турында декларациягә кул куюы һәм башка төп вакыйгалар кергән. Роликның озынлыгы ун минут.

Әлеге видеоны Тарих институты «Теория» агентлыгы белән берлектә төшергән. «Видеоны 2019 елның октябрендә төшерә башладык. Декабрьнең ахырына видео әзер иде. Гыйнвар аенда булган җитешсезлекләрне төзәттек. Димәк, өч ай эшләдек. Ике ай дәвамында сценарий язылды. Ә анимация өлешенә бер ай гына кирәк булды», — дип сөйләде «Теория» агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының дисциплина ара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сүзләренчә, бу видеога 200-300 мең сум сарыф ителгән.

Реклама

«Видеоролик фәнни-популяр стильдә төшерелгән. Безнең аудиториябез — ул Интернетны еш кулланучы яшьләр, шуңа күрә видео заман мәдәниятына яраклашып ясалды», — дип сөйләде Бәхтияр Измайлов.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев