Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МӘРХҮМНЕ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТУДАН БЕРКЕМ ДӘ ЧИТТӘ КАЛМЫЙ

Иске Байсар җирлегенә 4 авыл карый. Һәрберсендә адәм баласының соңгы йорты булган зиратларны җирлек халкы җитәкчелек, эшмәкәрләр ярдәмендә карап, тәртипләп тота.


Бу уңайдан Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов белән “КамаТранснефть» компаниясе директоры, якташлары Рәдис Хашимовка рәхмәтле. 
Иске Байсар зираты юл өстендә кала, территорияне әйләндереп алган коймалары һәрвакыт буялган, зират эчендә иртә яздан көзгә кадәр печәне чабылып тора, каберлекләр дә чистартып, каралган- бу юлдан узучыларга яхшы күренә. Бу хакта җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров үзе таныштырды:

   -    Яз һәм көз көне ике зур өмә оештырабыз. Аның арасында кечкенә өмәләр дә була. Күпме генә юк итәргә тырышсак та, клен агачларын бетерү чыннан да авыр, аларны да чабып торабыз. Үзара салым акчасы җыела башлагач, беренче эш итеп Чишмәбаш авылы зиратын яңа койма белән әйләндереп алдык. Иске Байсарда да койма яңартылды, быел да  бу эшне дәвам иттек. 2018 елда зиратларга чүп контейнерлары урнаштырдык. 

           Барлык зиратларда да өйләр бар, Чиялек һәм Яңа Байсарда халык ярдәме белән, шулай ук үзара салым акчаларын да кушып яңа зират өйләре төзелә. Чишмәбаш авылында Әзһәм хәзрәт булышлыгы белән яңа йорт төзелгән, тышланган. Эченә мич чыгарып куелган. 

Реклама

        Зираттан кергән хәер акчаларына инвентарьлар: көрәк, балта, тырма ише кирәк –яракларны сатып алабыз. Хәер акчаларын авыл җирлегенә китерәләр, исәп-хисап алып бара торган дәфтәргә язып куябыз. Мәчеткә кергән хәерләрне дә аерым дәффтәргә теркәлә.  2019 елда Яңа Байсар коймасы буялды, капкасы алыштырылды. 
          Үлем-китем булган очракта, авылның үз ватсап төркеме бер, шунда язабыз. Хәбәрне алуга халык мәрхүмне соңгы юлга озатырга килә, ярдәм итә. Хуҗалыкның ярдәмен тоеп торабыз. Кышын зиратка юллар ачыла, ләхет такталары бирелә. Кышын кабер казуны җиңеләйтү өчен, Киров авыл җирлегендәгечә, билгеле бер урынга салам түшибез, туң җирне кисәргә махсус сипле пычкы алдык. 
          Бер генә кеше зиратны тәртиптә тота алмый. Авыл җирлеге халкына зиратларны карауда бердәм булып ярдәм күрсәткәннәре, өмәләрдә актив катнашканнары өчен Рәмис Кадыйров рәхмәт әйтте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев