Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәсәде авыл җирлеге ничек яши?

Җирлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре: авыл халкының яшәү сыйфатын яхшырту, тотрыклы икътисади сәясәт булдыру, кече эшмәкәрлекне үстерү, белем бирү, сәламәтлек, халыкның торак шартларын яхшырту өлкәсендәге милли проектларны тормышка ашыру. Шул максатларда 20 утырыш үткәрелеп, 26 мәсьәлә каралган. Эш планы кабул итү, җир, мөлкәт салымнарын җыю, бюджет карау, уставка үзгәрешләр кертү, янгын...

Җирлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре: авыл халкының яшәү сыйфатын яхшырту, тотрыклы икътисади сәясәт булдыру, кече эшмәкәрлекне үстерү, белем бирү, сәламәтлек, халыкның торак шартларын яхшырту өлкәсендәге милли проектларны тормышка ашыру. Шул максатларда 20 утырыш үткәрелеп, 26 мәсьәлә каралган. Эш планы кабул итү, җир, мөлкәт салымнарын җыю, бюджет карау, уставка үзгәрешләр кертү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаган балалар белән эшләү, су басудан саклану, төрле бәйрәмнәр уздыру, халыктан кергән гаризаларны карау буенча киңәшләшеп эшлиләр.
2015 елда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең - 6, инвалидлар оешмасының - 2, ветераннар советының - 2, "Ак калфак" оешмасының 6 утырышы узган. "Ак калфак" оешмасы 8 комитетны үз эченә ала. Оешманың төп максаты: татар гаиләләрен саклау, әхлак-тәрбия, милли гореф-гадәтләрне торгызу, ана һәм бала хокукларын яклау, күп балалы гаиләләргә булышу, рухи байлыкны үстерү, татар хатын-кызларына гына хас күркәм холык тәрбияләү, яхшылыкка өндәү.
Җирлектә 149 хуҗалык, Мәсәдедә - 97, Бурсыкта - 52. 413 кешенең 182се эш көчендә, 19 эшсез, 135 пенсионер, читтә укучы балалар 31, 18 яшькә кадәрге балалар 46. Эш яшендәге халыкның 25 проценты "Агыйдел" нефть кудыру станциясендә эшли.
2015 елда ике авылның да күчемсез милекләренә инвентаризация үткәрелгән.
Электрон хуҗалык китабына барлык мәгълүматлар кертелгән. Шушы көннәрдә хуҗалыклардагы барлык этләрне дә фотога төшереп, аларга паспортлар эшлиләр. Этләр бәйдә булырга тиеш. Урамда йөргән этләрнең хуҗаларына беркетмәләр төзелеп, хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак.
Ике авылның да урам юллары, авыл арасындагы юллар тигезләнгән, сабантуй урыны тәртипкә китерелгән. Чүплек эттерелгән, юллар кардан чистартылган. Шушы эшләр өчен барысы 75 128 сум акча тотылган. Урам утлары өчен 62 000 сум түләнгән. Үзара салым акчасы да җирлектәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотылган. 100 мең сумы - урам утларын эшләүгә, 100 мең сумы - Мәсәде авылы зиратына, 50 мең сумы урам юлларын карау өчен кулланылган.
Халыкны су белән 2010 елдан "Актаныш инженерлар челтәре" оешмасы тәэмин итә. Тарифларга, җирлектәге шәхси йортлардагы су тоту үзенчәлекләрен искә алып, үзгәреш кертергә телиләр. Бу уңайдан район коммуналь хуҗалык җитәкчесе Римма Кустова белән эшлекле сөйләшү алып бардылар, тәкъдимнәрен белдерделәр җыелышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев