Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәсәде авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте

Авыл халкы белән очрашу, аралашу, аңлашу җирлектә үткән семинар-күргәзмәләрдә, җыен-бәйрәмнәрдә ел дәвамында алып барылса да, җирлекнең хисап җыелышы яшәү барышында аерым бер урын алып тора. Ел дәвамында куйган хезмәткә нәтиҗә ясала, авыл халкы белән сөйләшеп, фикерләшеп, авылның киләчәге планлаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов делегациясе составында мондый төр җыелыш...

Авыл халкы белән очрашу, аралашу, аңлашу җирлектә үткән семинар-күргәзмәләрдә, җыен-бәйрәмнәрдә ел дәвамында алып барылса да, җирлекнең хисап җыелышы яшәү барышында аерым бер урын алып тора. Ел дәвамында куйган хезмәткә нәтиҗә ясала, авыл халкы белән сөйләшеп, фикерләшеп, авылның киләчәге планлаштырыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов делегациясе составында мондый төр җыелыш 18 гыйнвар көнне Мәсәде авыл җирлегендә үтте.
Җирлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре: авыл халкының яшәү сыйфатын яхшырту, тотрыклы икътисади сәясәт булдыру, кече эшмәкәрлекне үстерү, сәламәтлек, халыкның торак шартларын яхшырту өлкәсендәге милли проектларны тормышка ашыру. Шул максатларда 15 утырыш үткәрелеп, 26 мәсьәлә каралган. Эш планы кабул итү, җир, мөлкәт салымнарын җыю, бюджет карау, уставка үзгәрешләр кертү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаган балалар белән эшләү, су басудан саклану, төрле бәйрәмнәр уздыру, халыктан кергән гаризаларны карау буенча киңәшләшеп эшлиләр.
2016 елда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең - 6, инвалидлар оешмасының - 2, ветераннар советының - 2, "Ак калфак" оешмасының 6 утырышы узган.
Җирлектә 149 хуҗалык, ике авылга 405 кеше исәпләнә, шуларның 135е - пенсионер.
Ике авылның да урам юллары, авыл арасындагы юллар тигезләнгән, сабантуй урыны тәртипкә китерелгән. Чүплек эттерелгән,җәйгә тулысынча бетерелгән. юллар кардан чистартылган. Шушы эшләр өчен барысы 50 754 сум акча тотылган. Урам утлары өчен 91 278 сум түләнгән. Үзара салым акчасы да җирлектәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев