Актаныш

Мәсәде җирлегендәге елгада райондашыбыз суга батып үлгән

Ялларда көннәрнең кызу торуы халыкны су буена тартты. Елга-күл буйларыннан ике көн буе халык өзелмәде. Коткаручылар мондый ялларны аеруча хәвефләнеп көтә, чөнки, ни кызганыч, ял итүчеләр су буенда хәмер кулланып, кәеф-сафа корырга күнегеп китте. Су керү сезоны ачылганнан бирле республика сулыкларында батып үлүчеләр саны кискен арта. Аларның якынча 70% исерек...

Ялларда көннәрнең кызу торуы халыкны су буена тартты. Елга-күл буйларыннан ике көн буе халык өзелмәде.
Коткаручылар мондый ялларны аеруча хәвефләнеп көтә, чөнки, ни кызганыч, ял итүчеләр су буенда хәмер кулланып, кәеф-сафа корырга күнегеп китте.
Су керү сезоны ачылганнан бирле республика сулыкларында батып үлүчеләр саны кискен арта. Аларның якынча 70% исерек булу сәбәпле, үз үлемнәрен судан таба.
Актаныш районда быелгы су керү сезонында ике кеше су корбаны булды инде. Доха фаҗигасе онытылырга өлгермәде, бүген тагын бер райондашыбыз суга батып якты дөнья белән хушлашты.
Бу юлы фаҗига Мәсәде авыл җирлегендә теркәлә. Агыйдел елгасында Чалманарат авыл җирлегенә караган Түбән Гәрәй авылыннан 1978 елгы Ш. Илшат батып үлә. Мәрхүмнең гәүдәсе көндезге сәгатьләрдә коры җиргә чыгарыла.
Әлеге һәлакәткә китергән фаҗиганең төп сәбәбе, әлеге дә баягы, исерек килеш рөхсәт ителмәгән урында су коену...
Нәрсә соң бу: үз гомереңә карата ваемсызлыкмы,әллә маңгайга язылган күрәчәкме?

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: