Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мөселман кардәшләр Корбан гаетен каршылый

Корбан гаете көнендә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалу, Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү, бүгенге тормышыбызга шөкер кылу, корбан итен райондашларыбыз, авылдашларыбыз белән бергә авыз итү, мохтаҗларга, ятимнәргә дә тарату һәр елны бергә, оешкан төстә, бер-беребезгә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп башкарыла. Быел да корбан гаете укылганнар соң, район үзәгендә 8...

Корбан гаете көнендә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалу, Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү, бүгенге тормышыбызга шөкер кылу, корбан итен райондашларыбыз, авылдашларыбыз белән бергә авыз итү, мохтаҗларга, ятимнәргә дә тарату һәр елны бергә, оешкан төстә, бер-беребезгә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп башкарыла.
Быел да корбан гаете укылганнар соң, район үзәгендә 8 сәгатьтә эре мал чалыначак. Корбан чалырга теләүче аерым кешеләр өчен корбанлык сарыклар районның сугым цехында булачак. Аның хакы биш мең сумнан башлап булыр дип тәгаенләнә, корбанлык сарыкны сайлап, сатучы фермер белән үзара килешеп, алыш-биреш ясаганнан соң, шунда ук чалдыру мөмкинлеге дә бар. Корбан чалу, эшкәртеп бирү бәясе 500 сум. Анысының вакыты - 9 сәгать 30 минутта.
Шул ук көнне - төштән соң, 13 сәгатьтә Актанышның 1, 2 нче мәктәпләрендә, гимназиядә, аскы Актаныш ветераннар йортында, үзәк хастаханәдә җәмәгать белән корбан итеннән авыз итү мәҗлесләре үтәчәк. Гает мөбәрәк булсын, чалган корбаннарыбыз кабул булып, бер-беребезгә игелекләр кылып, рәхим-шәфкатьле булып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев