Мөселманча җирләү ничек башкарыла?
Кешене соңгы юлга озату йоласы татар халкында элек-электән сакланып килә. Динсезлек чорында үскән буын да онытмаска тырышты аны. Алар да олыгайды. Өлкәннәребез дингә соңлабрак, әмма ихластан килә, һәм бар нечкәлекләрен дә белергә омтыла. Вәгазь кичәләре дини гыйлем таратуда – иң үтемле чараларның берсе. Актаныш Җәмигъ мәчетендә ул даими уздырыла. Чираттагысы кешене соңгы юлга озату хакында булды.
Мәчеттә аралашу исә мөселманнарның белемен арттыра, Аллаһка якынайта.
– Һәрбер мөселман фани дөньядан киткән әти-әнисен, якыннарын үзе юып, үзе кәфенләсә хәерлерәк, – дип аңлатты район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова. – Бу эшләрне башкару тәртибен фикһ фәне өйрәтә. Ә ислам гакыйдәсе аның кирәклеген калеб белән тоюны төшендерә.
– Һәркемнең каршына үлем белән бәйле мәсьәләләр килеп басмыйча калмый. “Әр-Рахман” сүрәсенең 26-27 аятендә әйтә: “Бары Раббың гына мәңгелек”. Без шуны белергә тиеш. Кеше туа, кеше үлә. Аны Аллаһы Тәгалә кушкан гамәлләр белән озатырга кирәк. Актанышта бер ханымның әнисе бик авыр хәлдә урында ятты. Кызы аның хәлен белергә барып йөрде. Бер көнне хәле әйбәтләнеп киткән кебек булгач кызы: “Әни, мин өйгә кайтып киләм әле”, – дип әйтә, ләкин әнисе: ”Юк, кызым,
кайтма, миңа капкадан керделәр инде”, – ди. Үлемнең килгәнен фәрештәләр белдерә. “Барча кеше үлем ачысын татучы” диелә “Әли-Гыймран” сүрәсенең 185 нче аятендә. Кеше бер халәттән икенче халәткә күчә, – дип сөйләде Ләйсән Кадыйрова.
Аның вәгазендә Коръән аятьләре, хәдисләр дәлил итеп китерелде, риваятьләр телгә алынды.
Вәгазь тыңларга килгән мөслимә кардәшләребезне бу чараның гамәли өлеше аеруча җәлеп итте. Мөгаллимә-остазларыбыз Ләйсән Кадыйрова һәм Рәйханә Вәлиева мәет юу, кәфенлек әзерләү, кәфенләү кебек иң четерекле, ләкин иң мөһим эшләрне ничек башкарып чыгарга кирәклеген аңлаттылар.
Өстәл уртасында моннан 40 ел элек алынган зур гына бер курчак пәйда булды. Ләйсән апа аны өеннән алып килгән. Ап-ак бәс тукыма, марля кисәге, кайчы һәм инә-җеп эшкә җигелде. Болары – Рәйханә апаның сумкасыннан килеп чыкты.
Үлемнең барлыгын һәм аннан котылып булмаганын һәркем аңлый. Кешене, үлгәннән соң, нинди дөнья көтә? Ахирәт тормышы нинди ул? Бу хакта артык төпченмәскә кушылса да, динебез бу
сорауларны җавапсыз калдырмый. Җәннәт белән җәһәннәм Коръән Кәрим китабында аңлатыла. Һәркем үзенең бу дөньядагы гамәлләре аша, я җәннәткә, я җәһәннәмгә керәчәк, диелә. Аллаһ Раббыбызның һәрнәрсәгә кодрәте җитә.
– Мәетне озатырга бару – саваплы гамәл. Әмма тәһарәтле булу кирәк. Гомумән, мөселман кешесе һәрвакыт тәһарәтле йөрергә тиеш. Дин кардәшебезнең җеназасына бару – безнең бурычыбыз. Кәфенлекне алдан алып куйсаң яхшырак, кирәк булганда, аны башкаларга бирсәң, тагын да хәерлерәк.
Бу темага сораулар бик күп. Мәчеттә үткән чарада алар бөртекләп аңлатылды.
Мәет юылмыйча, өйдә Коръән укылмый. Эчеп үлү кәферлеккә дәлил түгел. Имам урынына җеназаны башка кеше укый. Үзләрен үтерүчеләр – бик олы гөнаһлылар. Шулай да, аларга җеназа намазы укыла. “Йәсин” сүрәсе авыруга шифа өчен ишетелерлек тавыш белән укыла һ.б.
Үлгәннән соң тормыш бармы, анда ни көтә? Аллаһы Тәгалә кемнәрне, кичереп, җәннәтле итә? Кемнәргә җәһәннәм куркынычы яный? Гомумән, бакый дөнья турында сораулар бик күп туа. Динне өйрәнгән мөселманнарыбыз, Коръән һәм Сөннәткә таянып, азмы-күпме бу хакта гыйлем ала. Әмма бөтен сорауларга да җавап табып бетерү мөмкин түгел, Аллаһ белүче. Артык сораулар бирмәскә киңәш итә Раббыбыз. Кушканны үтәргә, тыйганыннан тыелырга гына кирәк. Аллаһ Тәгалә җәннәткә һәм җәһәннәмгә илтәчәк юлны Изге Коръәндә Үзе тасвирлап күрсәтә, аермасын ачык итеп аңлатып бирә. Безгә, адәм балаларына, шушы ике юлның берсен үзебезгә сайларга кала.
– Иманлы кешенең җанын фәрештәләр бик җиңел алыр, ди, имансызларның һәм гөнаһлыларның җанын бик каты җәзалап алыр. Үлгәннән соң, кешене кабердәге хәлләр көтә. Иманлылар өчен ул – җәннәтнең бер баскычы. Ә имансызлар өчен – җәһәннәмнең бер чокыры, – диелде вәгазьдә.
Мондый темага сорау-җавап чаралары, вәгазь кичәләре бик кирәк. Кеше кадеренең кыйммәте бала тугач һәм үлем килгәч, ныграк аңлашыла. Мөселманнарны мөселманча җирләүдә катнашучыларга зур саваплар языла. Җирләдең дә, оныттың да, үз эшеңә чумдың түгел – догадан
калдырмаска, сәдакалар бирергә һәм һәркем үзе дә үлемгә әзерләнергә тиеш. Бу фикерләр нәкъ шундый вакытларда күңелгә яхшырак сеңеп кала.
Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән әлеге чараны оештырган мөгаллимә-остазларыбыз Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаганнар. Гыйлемле һәм тәҗрибәле кешеләрдән өйрәнү хәерле. Мондый чараларны авылларыбыз да күтәреп алыр дигән фикердә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев