Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан райондашыбыз (ФОТО)

Актаныш егете Гаяз Камалов әле бер атна элек кенә армиядән кайтты. Аның белән солдат хезмәте, аның без белгән һәм белмәгән яклары турында иркенләп сөйләшеп утырдык. - Мине кечкенәдән үк армиягә бару - ир- егетнең бурычы, хезмәте дип үстерделәр. Минзәлә көллиятен тәмамлагач, имтиханнарны махсус алданрак биреп, комиссариатка үзем барып язылып, армиягә...

Актаныш егете Гаяз Камалов әле бер атна элек кенә армиядән кайтты. Аның белән солдат хезмәте, аның без белгән һәм белмәгән яклары турында иркенләп сөйләшеп утырдык.
- Мине кечкенәдән үк армиягә бару - ир-
егетнең бурычы, хезмәте дип үстерделәр. Минзәлә көллиятен тәмамлагач, имтиханнарны махсус алданрак биреп, комиссариатка үзем барып язылып, армиягә үзем теләп киттем. Армия хезмәте тормышны бөтенләй үзгәртә: син кем, нинди кеше, нинди дуслар табасың - бар нәрсәгә өр-яңадан карый башлыйсың. Монда икмәк кадерен, дуслык кадерен аңларга өйрәнәсең. Армиядә хезмәт итү кирәк, ул - чын тормыш мәктәбе, - ди ул.
- Кайсы якларда хезмәт иттең?
- Казаннан безне Калининград өлкәсенә җибәрделәр. Флотка китү иде теләгем, әмма диңгез пехотасына алдылар. Әле аның нәрсә икәнен дә белми идем. Диңгез пехотасы - аеруча зур физик ныклык, әзерлек таләп итә торган хезмәт икән. Кайда нинди "чп" булса - без шунда. Хезмәтне Черняховск шәһәрендә 2нче батальонда үттем.
- Медкомиссия үткәндә бар яклап ныклап тикшерәләрме?
- Без Казаннан 20 кеше киттек. Сәламәтлек ягыннан барыбыз да 1нче категорияле дип табылган идек, ә диңгез пехотасына икебезне генә алдылар: мине һәм Чистайдан бер егетне. Аның белән бер ротада, гел бергә булдык. Комиссия әйбәтләп тикшерде, һәркемне мөмкинлекләрен чамалап бүлделәр.
- Хезмәткә керешкәч, адаптация вакытында иң кыены нәрсә?
- Һава торышына өйрәнү. Калининград өлкәсендә дымлы һава, салкынча. Яңгырлар еш ява, яңгырдан соң шундук кояш чыга. Кайбер егетләр салкын тидереп, санчастьтә ятып чыктылар. Пневмония белән чирләүчеләр дә булды.
- Ашау яклары ничегрәк?
- Ашау бик яхшы. Бездә физик йөкләнеш (нагрузка) иң авыры санала дип әйткән идем, шуңа күрә ашау да бик әйбәт иде. Иртәнге аш 8.30да - ботка һәм тавык, йомырка, чәй. Әбәт 14.30да - аш, икенче аш, компот яки сок. Итне үзең сайлап аласың: теләсәң - тавык, теләсәң - бозау ите, дуңгызныкы да бар. Кичке ашны 19.30да бирәләр, балык һәм, гадәттә, кәбестә ашы. Яшелчәләр төрлесеннән, үзеңә кирәген аласың, бәйрәм көннәрендә җиләк-җимеш һәм конфет-печенье да була.
- Әти-әниләргә телефон аша улларының тавышын ишетеп, бар да әйбәт икәнлеген белсә дә, хәл була. Телефоннан аралашу мөмкинлеге ничегрәк?
- Безнең хәрби часть булгач, атнаның шимбә-якшәмбесендә генә аралашу мөмкинлеге бирелде. Шулай ук, аерым көннәрдә әни сәгате дигән вакыт бар: сәгать ярым буена теләгән кешеләрең белән сөйләшә аласың.
- Кием мәсьәләсенә дә кагылып алыйк инде.
- Киемне җитәрлек бирәләр. Бездә хезмәткә - аерым, эшкә аерым форма, өстәп, парад формасы бар иде. Җылы, уңайлы, сыйфатлылар. Керне һәркем үзенекен үзе юа. Башта ярты ел кер юу машинасы булмады, кул белән юдык. Керләр өчен дә, аяк киемен киптерү өчен дә махсус урыннар эшли. Урын-җирне атна саен алыштыралар.
- Шушы бер ел эчендә күңелеңдә калган иң истәлекле мизгелләр?
- Полигонда яшәү. Безгә анда исән калу дәресләрен бирделәр. Ашау белән өзеклекләр булды: алып килсәләр - ашыйсың, алып килмәсәләр - юк. Полигон вакытында мин ай буена казармага 6 тапкыр кергәнмендер. БТР йөрттем, аннан гранатометчы итеп куйдылар. Һәр гранатометчыга бишәр тапкыр ату мөмкинлеге бирелгән иде, минем беренчесе үк мишеньгә эләкте, шуның өчен батальонда рәхмәт белдерделәр.
Икенче иң истәлекле вакыйга Мәскәүдә Җиңү парадында катнашу булды. Безнең 336нчы часть инде парадта берничә ел катнаша икән, безгә ноябрьдә үк чакыру килде. 2016 ел башыннан әзерлек башланды. Мартның 25ендә самолет белән Мәскәүгә кузгалдык. Анда Звенигородта яшәдек. Төп эшчәнлек - репетицияләр. Сафта йөрү аякларга зур йөкләнеш булып тора. Бөтен табан белән дөрес басу кирәк. Башта үкчәгә басасың икән, бөерләргә бәрәчәк.
- Матурлык корбаннар сорый, дигәннәре шушы буладыр, күрәсең, хәрбиләрнең искиткеч тигез, матур, синхрон йөреше саулыкка зыян саладыр дип башыма да килгәне юк иде. Ярты ел репетиция ясап әзерләнгән чыгышыгыз күпме дәвам итә?
- Парад 10да башлана, без 10нчы яртыда тезелеп бастык, 10 тула 15 минуттан "смирно" командасы бирелде. Күзгә кояш төшсә дә, күзне йомарга ярамый -аңыңны югалту куркынычы бар. Безнең форма, өстәп, кара төстә. Җылы май көнендә ярыйсы ук эссе булды. Парад башыннан безнең басып тору, үтүләр барысы 27 минутка тулды.
Парадта катнашкан өчен Гаяз РФ Оборона министрлыгы медале һәм "Тайфун" диңгез пехотачылары Бөтенроссия җәмәгать оешмасының истәлек билгесе белән, шушы ук көнне Звенигородта диңгезчеләр-кызылфлотчылар истәлегенә тәүге мәртәбә оештырылган халыкара патриотик Тельняшкалар маршында катнашкан өчен исә Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
- Кайтыр көннәр якынлашканда мондый зур чарада катнашу, хөрмәтләнү якыннарыңны күрәсе килү теләген тагын да арттырадыр, мөгаен?
Армиядә ирек, туганлык, әти-әни кадерен ныграк төшенәсең. Хәтта шәһәргә ялга чыгып кергәннән соң да частькә кайтасы килмичә, кыен булып тора әле. Мин июнь башында, кайтам, дип очып йөри башлаган идем инде. Казанда апалар, туганнар каршы алды. Алар янында күп булса ярты сәгать тоткарланганмындыр, шундук Актанышка кайтып киттем.
- Армиягә барачак егетләргә нинди киңәшләр бирер идең?
- Анда эшчән, булдыклы, инициативалы егетләрне хөрмәт итәләр - нәкъ тыныч тормыштагы кебек. Менә бу эшне эшләргә иде дигәндә, белгән һөнәрең булса, күрсәтү, эшләү кирәк. Хезмәттән качып йөрүчеләргә хөрмәт юк. Аннан, куркакларны, каракларны, хыянәтчеләрне яратмыйлар. Чисталык саклау зарур. Үзең дә, киемнәрең дә чиста булсын - сәламәтлекнең беренче төп шарты шул. Командирлар белән яхшы мөнәсәбәт саклау кирәк.
- Командирлар белән солдатлар арасында мөнәсәбәтләр ничек?
- Бездә әйбәт булды. Безнең частьтә иң мөһиме физик ныклык иде. Үзеңнең чыдам, көчле икәнлегеңне күрсәтә алсаң, хөрмәт белән карыйлар. Дедовщина дигән нәрсә юк, гомумән, ул төшенчә хәзер армия өчен чит дип беләм. Үзара аңлаша алмыйча вак-төяк тавышланулар булыштыра. Батальонда безнең бер сугышу очрагы булды, аны командирлар читкә чыгарып тормады инде.
Исән-имин хезмәт итеп кайтуың белән, Гаяз. Эшләрең алга таба да уң булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев