Мөслимдә яшенле яңгыр вакытында яшь егет һәлак булган
Бу хакта "Интертат"ка Мөслим матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Мөслимдә 14 июль көнне булган яшенле яңгырның корбаны бар. 1991 елгы егетне, район үзәгендәге Җиңү паркында яшен вакытында телефоныннан сөйләшеп торганда, яшен суккан. Егет һәлак.
Мәрхүмнең хатыны, ике кечкенә баласы калган.
чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/m-slimd-yashend-yash-eget-lak-bulgan/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев