Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МУНЧАЛАР ФАҖИГАСЕ: Актаныш районында 18 март төнендә дүртенче мунча янды...(УРЫННАН ОПЕРАТИВ ФОТОЛАР ДА БАР)

18 март, төнге 23 сәгать 56 минутта янгынга каршы кизү бүлегенә шомлы хәбәр килеп ирешә – районда быелга дүртенче мунча яна.

Бу юлы янгын Киров авылының СОМ заводы урамындагы шәхси секторда чыккан була.

Янгын теркәлгән адреска тиз арада ТР Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлеге, Кировтагы ирекле янгын дружинасы җибәрелә.  Урынга   шулай ук   "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләре, газ оешмасы, полиция  бүлеге вәкилләре дә юл ала. Мәгълүмат “ТР буенча ОФПС 15” ФГКУ ПСЧ-103 башлыгы,  эчке хезмәт лейтенанты И.И.  Шәрифҗановка, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арслановка да җиткерелә.  

Яну объекты:  4х5м зурлыгында бер катлы мунча, янгынга каршы торучанлыгы 5 дәрәҗә, диварлары бүрәнә, түбәсе икекатлы, шифер белән ябылган. 1975 елгы  М.Г.ның шәхси милке булган мунча 1998 елда төзелгән, утын белән җылытылган, электрлаштырылган, иминиятләштерелгән, газ кермәгән.  

Төнге 00.35 минутта махсус хезмәтләр янгынны тулысынча сүндерүгә ирешә. 20 кв.метр мәйдандагы мунча янып, көлгә әйләнә. Аның нәтиҗәләрен бетерүгә 11 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителә. Фаҗигадә тән казасы алучылар, вафат булучылар юк. 

Янгынның беренчел сәбәбе - мунчаның верандасы эчендә электр үткәргечләрнең кыска ялганышы. Икенче төрле әйткәндә, үз мөлкәтеңнең сакланышына салкын караш. 

Соңгы вакытта Актаныш районында мунча яну очраклары ешайды. Бу һәркемне уйланырга мәҗбүр итә торган куркыныч факт. Янгыннарның нигезендә кеше факторы яту аеруча сагайта. 

-    Мунча якканда, мичне бер генә минутка да күз уңыннан чыгарырга ярамый. Ут даими контрольдә булырга тиеш. Корылмалардагы электр үткәргечләрен дә хуҗалар карап торсын иде. Кайвакыт 10-15 минутлык эшкә вакыт таба алмыйлар, төзәтәсе урынны һаман кичектереп  киләләр. Нәтиҗәдә, мал-мөлкәт көлгә әверелә. Район халкыннан яну куркынычы зур булган корылмаларга карата аеуча игътибарлы булуларын сорыйбыз. Җирлек башлыклары да бу юнәлештә эшчәнлекләрен туктатмасыннар иде: вакытында инструктажлар үткәрү, халыкка аңлату эше алып бару күп кенә янгыннарны булдырмый калыр иде, - дип,  Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов,  бу уңайдан таләп-тәкъдимнәрен җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев