Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мутиннарның Россия халкына кылган хезмәтләре беркайчан да югалмас!

Күпме генә вакытлар, афәтләр үтмәсен, Мутиннарның Россия халкына кылган хезмәтләре беркайчан да югалмас, ди актанышылар. Бүген Актаныш районы Такталачык авылында Тимер һәм Илдархан, Мөхтәр Мутиннар нигезендә куелган стелаларга чәчәкләр салынды. Анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасыннан да вәкилләр катнашты. Иң элек кунакларны Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев сәламләде. "Без...

Күпме генә вакытлар, афәтләр үтмәсен, Мутиннарның Россия халкына кылган хезмәтләре беркайчан да югалмас, ди актанышылар.
Бүген Актаныш районы Такталачык авылында Тимер һәм Илдархан, Мөхтәр Мутиннар нигезендә куелган стелаларга чәчәкләр салынды. Анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасыннан да вәкилләр катнашты. Иң элек кунакларны Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев сәламләде.
"Без күрше республика, күрше район бер дин кардәшләр. Һәрвакыт аралашып, матур итеп яшибез. Алмаш концертлар, бер-беребезгә күрсәткән ярдәм, бер-беребез белән киңәшләшү матур традициягә әйләнде. Актанышның тарихы бик бай. Ул ерак гасырларга барып тоташа. Күпме генә вакытлар, афәтләр үтмәсен, Мутиннарның Россия халкына кылган хезмәтләре беркайчан да югалмас. Алар тарих битләрендә тирән итеп, ташка уеп язылгандай, эз калдырган. Үткәнен оныткан халыкның киләчәге булмаячак"- диде һәм алга таба да республикалар арасында мондый чаралар үткәрелсен дигән теләкләрен җиткерде Илфак Бариев.
Башкортстан Корылтае әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин: "Такталачык авылы безнең як тарихында бик танылган. Без барыбыз да Мөхтәр Мутинны яхшы беләбез. Моннан тыш, Гәрәй өязендә старшина булып хезмәт иткән Илдархан Мутин 1757 елда җидееллык сугышта катнаша. Анардан соң әлеге гаиләдән Башкорт-казакъ гаскәрләрендә хезмәт иткән бер төркем хәрбиләр чыга. Тимер Мутин да Башкортстан Республикасын төзүдә актив катнаша. Бүгенге чара безнең республикалар арасында дуслык күпере төзеп, тарихи вакыйга буларак истә калыр",- дигән фикерен җиткерде.
Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, сәнгать фәннәре докторы Мөхәммәтгали Арсланов исә Мөхтәр Мутинның бөек актер булуы хакында сөйләде. Башкортстаннан Лариса Габдулина,"Казан утлары" журналы баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илфак Ибраһимов шигырьләр укыды. Азактан хәзрәт Мутиннар рухына дога кылды һәм халык стеллаларга чәчәкләр салды. Чарада Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры Индус Таһиров, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, сәнгатьне өйрәнү докторы, профессор Мөхәммәтгали Арсланов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов, язучы Ваһит Имамов, Башкортстан Республикасыннар хәрбиләр, сәнгать әһелләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/09/134731/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев