Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Наркоман бер генә ялгыша...

Наркотиклар - психиканы нык үзгәртүче кушылмалар. Организмга наркотик тәэсирне табигый һәм синтетик матдәләр бирә. Наркотик матдәләрнең барысы да агу. Организмга эләккәч, ул матдәләр наркотик исереклек халәтен китереп чыгара.Үзәк нерв системасына тәэсир итеп, психик ярсыну халәте бирә, зур канәгатьләнү хисе барлыкка килә. Наркотик баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката, психоз, эпилепсия...

Наркотиклар - психиканы нык үзгәртүче кушылмалар. Организмга наркотик тәэсирне табигый һәм синтетик матдәләр бирә.
Наркотик матдәләрнең барысы да агу. Организмга эләккәч, ул матдәләр наркотик исереклек халәтен китереп чыгара.Үзәк нерв системасына тәэсир итеп, психик ярсыну халәте бирә, зур канәгатьләнү хисе барлыкка килә. Наркотик баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката, психоз, эпилепсия кебек каты авырулар китереп чыгара. Баш авырту, аяк-кул мускулларында, эчәклек һәм ашказанында көчле авыртулар, күңел болгану, косу наркоман өчен гадәти хәл. Андый кеше нык ябыга, шыксыз чырайлы, авыр карашлы була. Йоклаганда саташа, күзенә әллә ниләр күренә. Мондыйлар үзләре өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч. Гомумән, бу вакытта кеше белән аның акылы-аңы түгел, ә ул кабул иткән наркотик матдә идарә итә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, наркомания белән авыручылар саны соңгы ун елда егерме тапкыр артып, узган ел 6 млн.га җиткән. Бу - рәсми мәгълүмат. Чынлыкта исә, ул сан биш-ун мәртәбәгә артыграк. Әлеге чир Татарстанны да читләтеп үтмәде. Республикабызда 6 меңнән артык наркоман исәпкә алынган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу сан 100 меңнән артып китә.
Начар гадәтләрне булдырмау өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
1. Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Гәүдәне дә, башны да сәламәтләндерергә, рухның да сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.
2. Чирне кисәтү дәвалануга караганда җиңелрәк.
3. Ял итә, ялны дөрес оештыра белегез.
4. Актив эшчәнлек, сәламәт тормыш рәвеше, нәтиҗәле ял - сәламәтлекнең өч дусты. Физкультура, чыныгу, туклану гигиенасы - аның өч хезмәтчесе. Ялкаулык, зарарлы гадәтләр, пычраклык - сәламәтлекнең өч чире.
5. Үз-үзеңне физик тәрбияләү ярдәмендә кеше көчле булырга мөмкин. Аңлы, ихтыяр көче, теләге булган һәркем үз тормышын дөрес кора ала.
6. Наркоманиядән котылу юлы бер генә - коткыга бирешмә. "Бер генә тапкыр татып кара" дигәннәргә "Юк!" дип өзеп әйт.
Наркомания бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торган вакыйгалар чылбырын хәтерләтә. Башта кызыгу, гадәт. Аннан соң ихтыяҗ - бәйлелек- коллык. Бу юлның ахырында сине котылу яки үлем көтә. Әнә шуларның берсен сайлап алу үз ихтыярыңда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев