Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Назлы сиреньнәрне өзеп, һәлак итмәгез, иптәшләр!

Һичбер кызгану белмичә сирень чәчәкләрен сындырабыз.

                                                     Һичбер кызгану белмичә сирень чәчәкләрен сындырабыз. Куаклыкның никадәр имгәнеп, ятимсерәп калуын уйламыйбыз да. Галимнәр сирень ботакларын теләгән кешегә өзәргә ярамый диләр, белгеч кенә бик белеп кисеп алырга тиеш, югыйсә, куаклыкның таланып-йолкынып кына калу түгел, ә һәлак булуы да мөмкин.
Сирень ботаклары сынган урында гөмбә споралары барлыкка килеп, бөтен куаклыкка зыян салып, үсемлекне һәлак итәргә мөмкин. "Асылда, сирень ботагын таза-чиста куак кайчысы (секатор) белән кискәннән соң, ярасына садовый вар сылап куярга кирәк. Бу сиреньне тәрбияләү кагыйдәсе, чөнки ул бик назлы үсемлек", - ди Русия Фәннәр академиясенең Мәдәни-агарту үзәге хезмәткәре Александра Медведева.


                                                     Күпләр сирень ботакларын өзсәң, ул тагын да күперебрәк чәчәк атачак дия-дия, кызгану белмичә ботарлып сындыра. Санкт-Петербургта әнә шулай урамда үсеп утыручы сирень чәчәкләрен сындыручыларга карата - 5 мең, ә гөлләмә итеп сатып утыручыларга 500 дән алып 2,5 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Миңа калса, бик дөрес закон! Ә сирень чәчәкләре ботагында утырганда гына ямьле дә, гомерле дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Актаныш районы Яңалыклар Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Татарстан яңалыклары Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Сирень Сиреньнәр Санкт-Петербург