Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Нефть чыгаручылар һәр эштә бердәм

Азнакай технологик транспорт идарәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Азнакай нефть һәм газ табу идарәсе бүлекчәләре арасында ул 1957 елда иң беренчеләрдән булып оештырылган иде. Нефть чыгару өлкәсендә моңа кадәр тулысы белән шушы идарә техникалары хезмәт итте. Азнакай нефтьчеләре безнең районга 1995 елда килеп эшли башладылар. Әлбәттә, иң беренче...

Азнакай технологик транспорт идарәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Азнакай нефть һәм газ табу идарәсе бүлекчәләре арасында ул 1957 елда иң беренчеләрдән булып оештырылган иде. Нефть чыгару өлкәсендә моңа кадәр тулысы белән шушы идарә техникалары хезмәт итте.
Азнакай нефтьчеләре безнең районга 1995 елда килеп эшли башладылар. Әлбәттә, иң беренче булып техника йөртүчеләр килде. Бульдозерчылар, экскаваторчылар, торба урнаштыручылар һәм башкалар. Шул вакыттан алып нефть чыгаруга бәйле Азнакай технологик транспорт идарәсе техникалары безнең районда хезмәт куя.
Күп кенә райондашларыбызга яңа эш урыннары хасил булды. Төп эштән башка, безнең оешма хезмәткәрләре районда төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. 1995 елда, беренче елны ук август аенда Хәсән Заман белән Юбилей урамнары кисешкән урында тау астындагы инеш буенда "Изгеләр" чишмәсе ясалды. Составы ягыннан аның суы Актаныштагы чишмәләрнең иң шифалысы. Шул вакыттан алып ул чишмә буенда мәктәпләрдә чыгарылыш кичәсеннән соң, туйлардан соң күңел ачулар, яңа төшкән киленнең беренче суга килүләре дулкынландыргыч һәм тантаналы төстә үтә.
Шунысы кызганыч: ике милек арасындагы, Хәсән Заман урамының дәвамы булган чишмәгә төшә торган тыкрык койма белән ябып куелды. Шул сәбәпле ул тирәдә яшәүче чишмәгә суга баручыларга мөмкинлек чикләнде.
Моннан тыш, нефть һәм газ табу цехы эшчеләре белән берлектә районда 8 чишмә төзекләндерелде. Технологик транспорт идарәсе техникалары белән авыл хуҗалыгында хуҗалыкларга язгы чәчү һәм урып-җыйнау эшләрендә ярдәм күрсәтелеп килә. Бүгенге көндә Азнакай технологик транспорт идарәсендә 600гә якын техника, 800ләп кеше эшли. "Татспецтранспорт" идарәче компаниясе ҖЧҖнең 11 технологик транспорт идарәсе арасында безнең коллектив призлы урыннарда бара. Татарстанда 3 миллиард тонна нефть чыгаруга багышлап үткәрелгән "Татнефть" ААҖнең "Иң яхшы бүлекчә" конкурсында Азнакай технологик транспорт идарәсе I урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев