Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ни өчен ир-егетләр өйләнергә ашыкмый?

Ир булган ир – егерме биштә баш булыр, Ир булмаган ир – илледә дә яшь булыр. Буйдаклар турында байтак кына фикерләр язылды. Халык та, язучылар да, журналистлар да, психологлар да бу хәлнең сәбәпләрен ачыклап, үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен бирде. Ничек кенә булса да, бу проб­лема бик актуаль булып кала. Ир-егетләребез hаман өйләнергә ашыкмый, буйдаклар саны артканнан-арта гына. Күпләре тыныч, борчылмый йө­реп ята, гаилә корырга да уйламый. Ни өчен әлеге заманда килеп чык­ты бу проблема?

Әниемнең, нәнәйнең сөйләгәннәре хәтергә төшә. “Безнең заманда бер ялгыз ир булмады. Гарип-гораба да өйләнә иде. Ялгыз йөрү, өйләнмәү оят булып санала иде. Бәләкәй генә, мунча кадәр өйдә яшәсәк тә, бөтен малай туганнарыбыз өйләнде. Үзләре сугышта ятып калса да, балалары нәселне давам итте. Аллаһка шөкер, үземнең балаларым да башлы-күзле булып бетте”.
Олыларның, гаилә кормыйча йө­рергә ояла, гарьләнә торган идек, дип әйтүе бүгенге яшьләрнең колагына ят сүзләр булып тоеладыр. Бу сүзләрнең мәгънәсе ни өчен юкка чыкты соң әле? Безнең яшьлек елларында алар зур мәгънәгә ия иде бит. Ояла, гарьләнә белә идек. Минем үземә дә соңлабрак, 25 яшьтә генә өйләнергә туры килде, соң да булмаган икән! Күрше апалар, әниемнең дуслары: өйләнергә кирәк, дип үгетли башлаган иде инде. Алар­ның әйтүләренә кызара биреп, буйдак булып калудан курка идем. Ә бүген ояламы, куркамы егетләр? Аларга хәзерге заманда бераз кыюрак та булу кирәктер. Халыкта шундый сүз йөри: егет булса, ут булсын, ут булмаса, юк булсын! Ошаткан кызыңны карата белергә кирәк бит. Без, егетләр – табигать буенча яулап алучылар, шуңа тырышабыз, соңыннан үзебезнең уңышка сөенәбез, күңелдә горурлык хисе уяна, җиргә ышанычлы, нык басып атлый башлыйбыз.
Хәзер күп нәрсә үзгәргән икән шул. Миңа күп еллар мәдәният йортында эшләргә туры килде. Кызларның әрсез­леге, тәртипсезлеге гаҗәпкә калдыра иде. Күбесе “кызмача” булып килә, соңыннан егетләрне сырага, көмешкәгә җибәрә. Акыллы, тәртипле егетләр алардан ерак булырга тырыша, кызлар кармагына эләгүдән куркып клубка керми. Шушы кызларның авызында — тәмәке, кулларында — сыра, теллә­рендә — әшәке сүз. Шундый күренеш­ләр егетләрне суындырмый микән? Аларны өркетмиме? Без яшь чакта кызлар андый түгел иде. Без, егетләр, аларга барып сүз кушарга кыймый тора идек. Эчкән егетләрне, озаттырмый, кире борып кайтаралар иде.
Янә дә, кайбер гаиләләрдә әти-әнисенең талашуын, ызгышуын күреп үсү, өйләнгәч шулай була, дигән уй малайларның күңел түренә кереп урнашадыр. Шушы бөтен күргәннәргә аз хезмәт хакы алу яки эш таба алмау, өйләнгәч, яшәү урыны булмау да килеп кушыладыр.
Дөнья булгач, йомыш белән күрше­ләргә керергә туры килә. Ирен чакыр­саң да, алдан хатыны килеп басып, килүнең сәбәбен төпченә. Машинага запчастьлар кирәклеген әйткәч тә, ире хатыныннан узып бернәрсә эшли алмый тора. Хатыны ризалык бирсә генә йомышыңны үти. Шулчак “хуҗа”ны кызганып, үзең гарьләнеп чыгып китә­сең. Машинасының запчастена да хуҗа була алмаган ирне ничек атарга да белеп булмый.
Тагын бер күренеш. Кунакка йөр­мәгән гаилә юктыр. Күпчелек монда да хатын-кызлар тост әйтә, ә ирлә­ре­нең авызынан бер сүз чыкса! Хатыны­ның сүзенә кушылам дип рюмкасын күтәреп куярга ашыга. Биергә, җыр-ларга, уеннарда катнашырга да атлыгып бармыйлар. Мәҗлесләрдә тик хатын-кызлар гына утырган кебек.
Өйләнмәгән 35 яшьлек егет менә нинди фикердә: “Мин өйләнергә куркам, үземне беләм: юаш булып туганмын, хатыным мине учында биетәчәк, каты сүзләр әйтәчәк. Ә мин күтәрә алмаячакмын. Я аңа ияреп йөрергә тиеш булачакмын, я чыгып китәргә. Шушы яшемә җиткәнче күпме гаилә белән аралашырга туры килде. Күбесендә хатыннары хуҗа, ирләр аларны узып бер­нәрсә эшли алмый. Миңа калса, алар усал кебекләр. Ләкин... Юк, юк, минем бахыр булып, хатын сүзен тыңлап, буй­сынып яшисем килми, буйдак булуга ни җитә! Күпме яши алам, яшәр­мен әле”. “Балалар үстерәсең килми мени?” — дигән сорауга: “Кем­нең бала үстереп рәхәт күргәне бар? Әнә, күршемнең улы көн дә әнисеннән акча таптыра, бирмәсә, кул күтәрергә дә тартынмый. Әнисе ялгыз көе тәрбия­ләп үстергән иде”, – дип җавап бирде.
Шәhәрдә бер бүлмәле фатирда яшәгән 42 яшьлек буйдак егет күңел сере белән уртаклашты. “Туганнарым, танышларымның: өйлән инде, яшәргә почмагың, белемең, эшең бар, дип әйтүе ялкытты. Ачу килсә дә, эндәш­мим. Өйлән, дип әйтү җиңел. Берничә хатын-кыз белән танышып карадым. Шуны аңладым: барысына да байлык кирәк. Берсе фатирың бер бүлмәле генә икән, башка шалтыратма, диде. Ә икенчесенең өч яшьлек кызына әти генә кирәк булып чыкты. Өченчесе беренче көндә үк хезмәт хакым, машинам турында сорады. Аларны байлыгым гына кызыксындыра, димәк. Минем гомер алда әле, бәлки табылыр”, – дип үз-үзен юатып куйды. “Кырыктан соң шырык” диләр бит әле. Алда гомер булса да, балалар үстереп, дөнья матурлыгына шатланып яшәр вакыт узып бара түгелме?
Аның белән сөйләшкәннән соң: “Их, яучылар кирәк шул!” —дип куйдым. Алар кемгә нинди пар кирәген белеп эш итәр иде. Тагын нәнәйнең сүзләрен искә төшерәм. “Менә мин үзем яучы ярдәме белән кияүгә чыктым, өйләнеш­кәнче бер-беребезне күр­мәдек. Беренче тапкыр никах көнендә очраштык. Ме­нә дигән итеп, бер-беребезне хөр­мәт итеп яшә­дек, балалар үстердек. Ул чакта аерылышу юк иде”.
Бүген бер-берсен өзе­леп яратып өйләне­шәләр, аларны беркем дә яучыламаган, очраштырмаган... һәм берничә елдан дошманга әйләнеп, барысын да аптыратып аерылышып куялар. Моны ничек аң­ларга?
Тагын күңелне борчыган нәрсә. Ир балаларны тәрбияләүдә ирләр роле бөнләй юк диярлек. Санап чыгыйк. Балалар бакчасында, яследә — тәр­бия­че­ләр, мәктәптә укытучылар – хатын-кызлар, йортта да әниләр тәр­бия­ли. Укып чыгып эшли башлагач та, эш урынында тагын алар. Бу очракта да ирләр читтә кала. Хатын-кыз тәрбиясе генә алган егет тормыш сынаулары алдында көчсез булып кала. Ирләр кулы, ирләр сүзе булмау аларда хатыннарга хас характер барлыкка китерә. Өй­ләнергә булсалар да, әни­ләрен алмаштырырлык, аңа охшаган кыз эзли­ләр. Бөтен бәла дә шунда түгелме? Шундый малайларның ир­ләргә тартылуы гаҗәп түгел. Күп әни­ләр ялгыз көе “өф” итеп кенә үс­тергән сабый­ларының начар юлга басуын аңламый тора. Тагын шул ягы бар – гел хатын-кыз янында булган егетләр алардан бизә, калган гомерен берүзе генә үткәрергә тели.
Бу — буйдаклар саны артуга китергән сәбәпләрнең бик азы гына. Шулай да, уйланырга урын бар. Ә егет­ләргә әйтер сүзем шул: дәрәҗә­безне төшермик, сөйгәннәребезне, илебезне саклый алырлык булыйк. Буйдак булып теге­ләй-болай бәрелеп-сугылып йөр­гәнче, өйләнеп, балалар үстереп, җирдә ныклы басып яшик.

Риф Йөзлекбаев.
Кырмыскалы районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев