Актаныш

Ни өчен мәет озатуны ашыктырырга кирәк?

Адәм баласы тугач - исем кушуны, балигъ булгач - башлы-күзле итүне, җаны тәненнән аерылгач, ахирәткә озатуны ашыктырырга куша хәзрәт­ләребез. Әлеге гамәлләрнең өченчесе турында башка­лабызның "Казан нуры" мәчете имамы Наил хәзрәт Кәримул­лин белән сөйләштек. Шушы эшне Түбән Камада үзәкләш­тереп эшли башлаганнар икән. Наил хәзрәт шушы эшне ничек оештырганнарын анда, махсус барып,...

Адәм баласы тугач - исем кушуны, балигъ булгач - башлы-күзле итүне, җаны тәненнән аерылгач, ахирәткә озатуны ашыктырырга куша хәзрәт­ләребез. Әлеге гамәлләрнең өченчесе турында башка­лабызның "Казан нуры" мәчете имамы Наил хәзрәт Кәримул­лин белән сөйләштек. Шушы эшне Түбән Камада үзәкләш­тереп эшли башлаганнар икән.

Наил хәзрәт шушы эшне ничек оештырганнарын анда, махсус барып, өйрәнеп кайткан. Әңгәмәбезгә шул сәбәп булды.

- Бисмилләһир-рахманир-р­ә­хим. Беренче чиратта миңа аның исеме ошады. "Вафат булганнарны Аллаһ хозурына озату үзәге" дип атаган түбәнкамалылар әлеге бинаны. Мәчет каршында төзелгән бина бу. Анда тәһарәтле, намазлы кеше­ләр мәетне госелләп юалар, кәфен­ли­ләр. Шушында, мәчет ишегалдында җеназа намазы укып, зиратка озаталар. Сер түгел: еш кына мәр­хүмнең туганнары тәһарәт, госел­нең нәрсә икәнен дә аңлап бетерми. Әлеге игелекле, изге эшне анда тәҗри­бәле мәчет картлары, абыстайлар башкара.

Мәрхүм имамыбыз Шамил абый Исхаков та мәчетебез каршында мондый бина салдырырга ниятләп йөри иде. Күрәсең, Ходайдан вакыт җитмәгән булгандыр: никадәр тырышса да килеп чыкмады. Инде менә аның улы, "Казан нуры" мәчете мөтәвәллияте рәисе Камил Исхаков тырышлыгы белән без дә мәчетебез каршында җеназа­ханә булдырдык. Шәһәребез үзә­ген­дә мәрхүм булган мөселман кар­дәшләребезне шәригатькә туры китереп - юып, кәфенләп, җе­наза укып озата башладык. Бу эшкә ноябрь аеннан керештек.

Дөрес, халык белеп-аңлап бетермиме, әле­гә аена ике-өч мәет кенә озатабыз. Түбән Камада исә аена җит­мешләп мәрхүмне озаталар икән. Димәк, анда халык белә-күнегә башлаган. Ишетүемчә, мондый хез­мәт Казанда "Тынычлык" мәчетен­дә һәм Чаллы юлына чыгу тарафында урнашкан яңа мөселман зиратында да оештырылган. Билгеле, зират күңелле урын түгел. Ул башкалабыздан шактый читтә дә. Анда хушлашырга теләгән һәркем бара алмый. Дөрес, каяндыр ерактан кайтартылган мәрхүмне төн кундырып чыгару, кабат тегендә-монда йөрт­мәс өчен аның да булуы кирәк. Хәер, бездә дә мәрхүмне төнгә калдырырга мөмкиннәр. Мәрхүм янында тәһлил әйтеп утырырга да кеше таба алабыз. Динебездә мондый мәҗбүрият юк. Мәрхүмнең туганнары ялгызы гына калмасын, аларга иптәш булсын өчен, рухи ярдәм йөзеннән оештырыла әлеге эш. Мәрхүм госелле булмаса да, аның янында Коръән укырга мөм­кин, әмма аны багышларга ярамый, билгеле, тәһлил әйтелә. Мәетне саклау түгел, исән туганнарга иптәш булу өчен башкарыла бу күркәм йола.

- Мәрхүмне гадәттә өендә юалар. Шунда соңгы юлга озатырга, хушлашырга дип туганнары, танышлары килә. Хаста­ханә­дән, моргтан туры сезгә китер­сәләр, күрми-белми калырлар бит.

- Күрми-белми калырлар диюгез белән килешеп бетә алмыйм. Хәбәр ителсә, хушлашырга теләгән кеше килә инде. Шактый зур мә­шәкать бит. Без бу эшкә беренче чиратта озатырга теләүчеләргә җи­ңел­рәк, уңайлырак булсын дип алындык. Беренчедән, мәчеткә килү ансат. Икенчедән, мәрхүмнең туганнары, үлем-китем булгач, га­дәттә аптырап-каушап кала. Әле бит ярдәм итәрлек, тегесе-монысы артыннан йөрерлек туганнары бул­маска, күпкатлы йортның югары катында яшәргә, кысан шартларда гомер итәргә мөмкиннәр. Иң әүвәл шушы максатта оештырыла бу эш. Безгә гадәттә мәрхүмнәрне өйлә­реннән китерәләр. Моргтан туп-туры китерү очраклары да бар. Билгеле, җеназа намазы укылгач, моннан зиратка озаталар (әлбәттә, алдан зират белән сөйләшеп-ки­лешеп куярга кирәк). Биредә озату-бә­хилләшү мөмкинлеге бар ич. Нигә тагын өйгә алып кайтып торырга?! Мәчеткә кереп намаз укып, бераз тынычланып, дога кылып чыгарга, тәсбих-зекер әйтергә, мәчет картларыннан яки имамнан дога кылдырырга була. Сер түгел: морг­ларда, хастаханәләрдә мәр­хүмнә­р­не шлангтан су кудырып кына юалар. Дин буенча мәрхүмне госел­лән­дерү тиеш. Госелләнде­рел­мәгән ке­шегә җеназа намазы укылмый. Димәк, аңа соңгы юлга озатканда иң зур дога бармый, Ал­лаһ хозурына чиста, пакь кү­ченми. Госеллән­дерүнең төп сәбәбе шул. Без, мөсел­маннар, мәрхүмне ислам кануннарына туры китереп юарга, кәфенләндерергә тиеш. Бу - өс­те­бездәге катгый бурыч. Өйдә юу, кәфенләү ким дигәндә бер сәгать вакытны алса, бу эш шактый мә­шәкатьле булса, бездә уңайлы, иркен бит: әлеге эшне ярты сә­гать­­тә башкарабыз.

- Бу хезмәт бушлай түгелдер бит инде? Күпме түлисе?

- Хәзерге вакытта җеназа­ха­нәне арендага алу 2 мең сум тәш­кил итә. Үзебез юабыз дисәләр, каршы килмибез. Андый очракта, бө­тен шартына китереп үтәрбез дип җа­ваплылыкны үз өстегезгә аласызмы соң, дип сорыйбыз. Юган өчен мәрхүмнең туганнары хәленә карап түли, билгеле. Махсус тариф юк. Минем беркайчан да сорап алганым юк. Без гадәттә ике кеше юабыз. Түбән Камада өч кеше юа. Аларга дүртәр йөз сум түлиләр. Аларда аренда, юу, кәфен бәясе - бөтенесе биш мең сум.

P.S. Озату чыгымнары башка җирләрдә ничек икән дип берничә районга шылтыратып белештек. "Бездә алай үзәкләштереп озату юк. Кәфенлек, юу әйбер­ләре, кайдан юнәтүгә карап, 1500-1700 сумга төшә. Сез сорашкач, шылтыратып белештем: Чаллыда кәфенлек җыелма­сы­ның 1200 сумлыгы да, 1650 сумлыгы да бар икән. Бездә юучыларга акчалата түләү гадәте юк, га­дәттә сөлге яки башка кирәк-ярак биреп бәхиллиләр", - дип сөйләде әлеге уңайдан Мөс­лим районы имам-мөхтәсибе Мө­нир хәзрәт Борһанов.

- Безнең мәчетләрдә кәфен­лек сатылмый, кибеттә бар. Мәчетләре­бездә соңгы юлга озату хезмәте күрсәтелми. Авыл районында моңа ихтыяҗ да юктыр. Кәфенлек һәм юу әйберләре 1500 сум тирәсе. Юган кешегә гадәттә 200-300 сум акча яки сөлге бирәләр, - дип аңлатты Ютазы районындагы Ырыссу мәдрәсәсе мөдире, төбәк казые Марат хәзрәт Мәрдәншин.

- Бездә кәфенлек бәясе - мең сум тирәсе. Мәетне юган өчен мә­чет картларына, абыстайларга гадәттә 200-300әр сум түлиләр. Бездә авыл районнарындагы бәя инде, - дип сүзне кыс­ка тотты Азнакай районы имам-хатыйбы Азат хәзрәт Талибуллин.

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18312

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: