Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ни өчен муллалар зиратларны карамыйлар?

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, барчабызга да Раббыбызның иминлекләре, рәхмәтләре һәм бәрәкәтләре насыйп булсын. Әссәләмү галәйкум вә рахматуллаһи вә бәрәкәтуһ! Язасы моң-зарым зиратларга кагылышлы. Бу бер безнең авылга гына да, районыбызга гына да хас түгел. Башка төбәкләрдән килгән кунаклар белән аралашканда да шул ук битарафлык икәнлеге мәгълүм. Коръән ашларында: "Ни өчен муллалар...

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, барчабызга да Раббыбызның иминлекләре, рәхмәтләре һәм бәрәкәтләре насыйп булсын. Әссәләмү галәйкум вә рахматуллаһи вә бәрәкәтуһ!
Язасы моң-зарым зиратларга кагылышлы. Бу бер безнең авылга гына да, районыбызга гына да хас түгел. Башка төбәкләрдән килгән кунаклар белән аралашканда да шул ук битарафлык икәнлеге мәгълүм. Коръән ашларында: "Ни өчен муллалар зиратларны карамыйлар, хәер акчасы да биреп торабыз," - дигән сораулар бирәләр. Шул сорауга юридик нигезле аңлатма бирсәгез иде. Минем аңлавымча, зиратлар авыл җирлеге карамагында. Җыелышлар вакытында сөйләшеп, зират караучы билгеләп, аңа бераз хезмәт хакы түләп торсаң, караучы андагы коралларны, җиһазларны тәртиптә тотар, өмәләргә эш күләмен билгеләп куяр иде. Хәергә җыелган акча хисабына эш кораллары алып куйдык. Шәйгәрданов Илгиз күркәм генә өй салдырып куйды. Белдерү язып кына халыкны өмәгә өндәп, эшләтеп булмый. Без - өлкән буын. Яшьрәкләр, вакытыбыз юк, диләр. Элек бар халык, бала-чагалар белән күмәк эшли идек. "Балаларыгыз белән килеп, бер-ике сәгать эшләсәгез, күп эш эшләнер иде," - дигәч: "Яз көне алты кеше чыккан идек, килүче булмагач, кайтып киттек," - диләр. Нигә кеше килгәнне көтеп торырга? Баргансың икән, үзеңнең туганнарың тирәсендәге агачларны кисеп, чүп өемнәренә илтеп куй, башкалар да үрнәк алыр.
Читтән кайтып зират чистартучылар юк; мең-мең ярымлык веноклар, утызар меңлек рәсемле ташлар куеп китәләр.
Хәер акчасына килгәндә, ул юк хисабында. Мәчетебезне җылыту өчен генә 25-30 мең сум акча кирәк, җитмәгәндә үземнең пенсия акчасын кулланып торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев