Актаныш

Әни догасы кабул була ул

- Балаларымнан уңдым, кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр, төрлесен күрдек, хәзер бик рәхәт яшибез, дөньялар имин булсын, - дип, изге теләкләрен ирештерде Шәрип авылында яшәүче тыл ветераны Рәйсә Камалова үзенең 90 яше белән котларга килүче район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәевкә һәм журналистларга. Башкортстанның Бакалы районы Яңа Әлмәт авылы кызы - Рәйсә...

- Балаларымнан уңдым, кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр, төрлесен күрдек, хәзер бик рәхәт яшибез, дөньялар имин булсын, - дип, изге теләкләрен ирештерде Шәрип авылында яшәүче тыл ветераны Рәйсә Камалова үзенең 90 яше белән котларга килүче район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәевкә һәм журналистларга.
Башкортстанның Бакалы районы Яңа Әлмәт авылы кызы - Рәйсә апа. Урман янәшәдә генә булганлыктан, чабата үреп, аны базарда сатып көнне-көнгә ялгап яшиләр, үсә төшкәч, ат җигеп, атлы эштә эшли. Аннан читкә китә. Пермь өлкәсе Кизель шәһәрендә шахтада эшләгәндә Әхтәм абый белән танышып, гаилә корып, соңрак Шәрипкә яшәргә кайталар, йорт җиткезеп керәләр. Каенанасы белән каенатасын да тәрбияләп, хәер-фатихаларын алып бакыйлыкка озаталар, ирдән калып, тол булып яшәвенә дә 18 ел хәзер. Озын гомер юлында барысы да күрелгән. Тугыз балага гомер бүләк итеп, ике тапкыр игезәкләр алып кайтып, җидесенең кадер-хөрмәтендә яши ул бүген. Җиде баласының, кияү-киленнәрнең, егерме онык, егерме ике оныкчыкның кадерледән кадерле кешесе, һәркайсын барлап, белешеп, бергә туплап, киңәш-табыш итеп тора. Ике улы Шәрип авылында, һәр көнне хәлен белеп, ярдәмләшеп яшиләр: "Үзебез генә керсәк, улым кермәдемени, дип сорый,"- диләр киленнәре.
Дилара, олы килене:
- Һәрвакыт терәк булды безнең өчен әнкәй, аңлашып яшәдек, сүзгә килмәдек. Үзе дә алты балалы гаиләдә үскән, безнең дә биш баланы үстереште.Үзебез белән дә яшәтеп карадык, риза түгел, өемдә яшим, ди.
Гөлүсә, кызы:
- Һәр атнаны кайтабыз, балалар, оныклар бергә җыелып, түгәрәк табын артында аралашабыз.
Рәйсә, килене:
- Күршедә генә торабыз. Һәр эшне тәртибе белән эшли, барысына да өлгерә, җитешә иде, әнкәйдән үрнәк ала идем үзем дә.
Рәйсә апа белән Азат абый инде өченче елын йортлары каршына кар сыннары ясыйлар. "Күңелем күтәрелә, бәйрәм төсмере белән урамнар ямьләнеп китә", - ди Рәйсә апа. Парлап фотога да төшереп алдык үзләрен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: