Актаныш

Ни хәлең бар, Кеше туганым?

- Ни хәлең бар, Кеше туганым? Ничек синең тормышың? Нинди уйлар белән яшисең син бүген? Бар да иминме? Үз-үземә дә әлеге сорауларны бирдем дә, аны башкалар да ихлас, кайгыртучанлык күрсәтеп сораганнарын да күз алдына китердем дә, бүген бу сорауларны бер-беребезгә еш бирәбезме дип, үз алдыма уйлап та куйдым. Сигез ел...

- Ни хәлең бар, Кеше туганым? Ничек синең тормышың? Нинди уйлар белән яшисең син бүген? Бар да иминме?
Үз-үземә дә әлеге сорауларны бирдем дә, аны башкалар да ихлас, кайгыртучанлык күрсәтеп сораганнарын да күз алдына китердем дә, бүген бу сорауларны бер-беребезгә еш бирәбезме дип, үз алдыма уйлап та куйдым.
Сигез ел - районда җәмәгатьчелек советында эшләү барышында әлеге сорауларны авыр хәлдә калучы райондашларыбызга бирәбез без. Олыгайган көндә үзенең моң-зарлары белән ялгыз калучыларга да, тормышта көндәлек мәшәкатьләр белән яшәгәндә югалып калучыларга да. Алар да аптырап кала. Ишетәсе килмәгәннән дә түгел. Андый кайгыртучанлыкны көтмәгәнлектән. Сүккәнгә, таләп иткәнгә, я инде гаепләгәнгә ияләнгәннәр, ә кайгыртучанлык күрсәткәч, алар да югалып кала. Борчу-мәшәкатьләр, килеп туган сораулар да хәл ителмәслек түгел, ярдәмләшкәндә, терәк булганда, киңәшләшеп эшләгәндә барын да ачыклап була. Ышаныч күрсәтеп, яхшыга өметләндереп янәшәдә булганда, таулар да урыннан күчә, четерекле мәсьәләләр дә хәл ителә. Аралашу, аңлашу, элемтәдә булу кирәк.
Район җәмәгатьчелек советы авыл җирлекләрендә үтүче җыелышларда катнашып, халыктан кергән сорауларны да өйрәнде, инде килеп, җирлекләрдәге хәлнең торышын төрле өлкәләр аша ачыклаучы 25 форма киңәшмәдә дә катнашты - анысында да борчыган сораулар күп. Гадәттә без үзара саннар белән сөйләшмибез, ә биредә инде, мәгълүматлар тупланып, еллык яшәү нәтиҗәләре саннарга күчкән. Яшәү барышы, үзара мөнәсәбәтләр, килеп туган сораулар.
Ел дәвамында 288 бала туган, 2015 елга караганда 16га артык. 424 кеше вафат булган. 134 никах теркәлгән. 70 гаилә аерылышкан. Менә шушы саннар артындагы язмышлар, шатлык-сөенечләр, борчу-мәшәкатьләр, ялгышлар, килеп туган көтелмәгән хәлләр һәр җирлекнең, район, республика җитәкчелегенең, җәмәгать оешмаларының һәм һәркайсыбызның көндәлек ыгы-зыгылы тормышы. Хастаханә эшчәнлеге, эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге, халыкны социаль яклау, авыр хәлдә калучы гаиләләргә адреслы ярдәм бер-берсенә бәйләнеп китә.
25 форма җыелышының чираттагысын район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды. Сөйләшүдә һәр җирлекнең яшәү торышы, авыл башлыгына эш оештыруда куелган таләпләр, җаваплылык та аерым ассызыкланды. Күтәрелгән сорауларны хәл итүдә җирлектәге башлангыч комиссияләрнең рәисе алар, бергәләп эшләүдә, яшәүдә җаваплылык зур. Үзеңне борчыган нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә нәкъ менә кешесенә эләктең дигән сүз.
Авыл тормышында чыбыксыз телефон хәбәрләренең йогынтысы зур булуына да аерым тукталу кирәк. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева, ел ахырында аерылышучылар күбәеп китте, аерылышу 30 меңгә әйләнә икән дигән имеш-мимеш аерылышып та документ эшен сузып йөрүчеләрне, күптән бергә яшәмәүчеләрне безгә китерде, дигән фикерен белдерде.
Полиция майоры, полиция участок вәкилләре белән эшләүче бүлек җитәкчесе Салават Котлыяров та чыгышында халык ышанычыннан файдаланучы мошенникларның берничә төр буенча эшчәнлек алып баруларын бәян итте. Банк хезмәткәре булып алдашып шалтырату, картаның пин-кодын сорау, социаль челтәрдә "В контакте"дагы битеңнең дубликатын эшләп, синең исемнән акча сорап хәбәрләр җибәрү, якын кешегез авыр хәлдә, дип, кәрәзле телефон аша хәбәр җибәреп акча сорау, ялгыз яшәүче әби-бабайларга үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштырып (аеруча шәһәрләрдә киң таралган) акчаларын алып чыгып китү - аеруча киң таралган алымнар. Кибетләрдә, шәхси хуҗалыкларда итәк астыннан ялган аракы сату фактлары, аерым хуҗалыклардан да җиңел генә мал урлау очраклары - һәммәсе дә үзебезнең саксызлыктан, беркатлы, җиңел уйлаудан. Кемгә бизнес, кемгә фаҗига...
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов медицина өлкәсендә райондагы узган елгы эшчәнлекләре белән таныштырды, газетабызда да урын алды ул мәгълүмат. Ни әйтсәң дә, кеше факторы һәр эшебездә чагылыш таба. Районга яңа табиблар, яңа тикшерү аппаратлары кайтуга сөенсәк тә, хастаханәгә барганда без һәммәбез дә, гадәттә, бер төрле уйлыйбыз - табиб миңа дөрес диагноз куярмы, мине үтермәсләрме монда? Электән медицина өлкәсенә, табибларга халык биргән бәя бүген дә актуаль - белеме, эш тәҗрибәсе көчле, Фәлән табиб күзгә караудан ук диагноз куя икән һәм аның диагнозын Казан да үзгәртми.
Район җәмәгатьчелек советы, район җитәкчелеге белән берлектә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларның язмышы, аларның хокукларын яклау буенча узган ел актив эшчәнлек алып барды, ачыклаган мәсьәләләр буенча район җитәкчелегенә эш оештыруда үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова да чыгышында ачык чагылдырды аны.
Ведомствоара социаль-реабилитацион консилиум 2016 елда барлыгы 19 утырыш үткәреп, аларда 118 гаилә каралган, бу гаиләләрдә 269 бала бар.
Бүгенге көндә консилиумда 10 гаилә исәптә тора, аларда 23 бала тәрбияләнә. Ведомство учетында 23 гаилә исәптә тора, алардагы балалар саны - 54.
2010 елдан практикага кереп киткән кичке рейдларда ата-аналык вазифаларын тиешенчә башкармаган, социаль яктан куркыныч гаиләләрдә булып, аларның тормыш-көнкүреш шартлары тикшерелә, балигъ булмаган балаларга карата көч куллануны кисәтү һәм ачыклау, янгын куркынычсызлыгы, су кергәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл йөрү кагыйдәләре кабат-кабат искәртелә, аңлатыла, караучысыз калган балалар белән профилактик эш алып барыла.
Узган ел мондый 21 рейдта 391 гаилә каралган. Кичке рейдларның күбәюе янгынга каршы саклык чараларын булдыру белән дә бәйле. Социаль яктан куркыныч гаиләләрдә, күп балалы гаиләләрнең өйләрендә булып, инструктажлар үткәрелгән, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр таратылган, булган кимчелекләр, җитешсезлекләр әйтелеп, аларны бетерү вакытлары билгеләнгән. Барлык йөрелгән йортларга да сигнализаторлар куелган.
Бүгенге көндә социаль яктан куркыныч булган гаиләләрдә эчүче 8 кеше эчүчелектән дәвалану алган (бу күп очракта көнендә урап кайта торган кодировка), дүрт ата-ананы дәвалануга җибәрү кирәк. Бу гаиләләрне реабилитацияләү өчен дәвалану үтү төп шарт булып тора, чөнки алар тормышка аек акыл белән карый икән, аларны эшкә урнаштыруда, балаларга тиешенчә дәрәҗәдә тәрбия бирү эшен алып баруда проблемалар кими.
- Районда эчүче ата-аналарны дәвалау буенча эш авыр бара. Иң беренче итеп, эчү белән шөгыльләнүче исәптәге гаилә әгъзаларын медицина ярдәменә җәлеп итү буенча эшне камилләштерү кирәк. Авыруның айнырга теләп килүен пассив көтеп утыру үзенең нәтиҗәсен бирер микән соң? Авылда эшләүче фельдшерлар, җирлек активы район наркологына эшне оештыруда ярдәм итсәләр иде, - дигән теләктә Рәмилә Илгиз кызы.
Халыкта "Чирен яшергән үлгән", "Авызың тулы кара кан булса да төкермә" дигән гыйбарәләр бар. Безгә менә шуларның уртаклыгына ирешеп яшәү, эшләү кирәк. Бүген инде моң-зарыңны үз алдыңа сөйләнеп, сукранып йөреп кенә дә, яисә инде шикаять язып кына да хәл итеп булмый. Соравыңны, борчуыңны төгәл әйтеп, аның сәбәпләрен ачыклап, чишү юлларын табып, тәкъдимнәрне белдерү кирәк. Эш планнары, халыкны яклаучы социаль программалар шулар нигезендә эшләнә һәм кабул ителә. Район җәмәгатьчелек советы Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы составында нәкъ менә шул юнәлештә эшли, һәм күтәрелгән мәсьәләләр республика Президенты күзәтчелегендә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: