Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әни кеше ике айлык баласын ник үтергән?

30 апрельдә Чаллыда булган әлеге фаҗига турында хәбәр иткән идек. Ике айлык баласының кан тамырын кискән, аннары шул рәвешле үз-үзенә кул салырга теләгән 29 яшьлек хатын-кызны табиблар коткарып калса да, баласы җан биреп өлгергән иде инде. Шушы көннәрдә хатын-кыз психиатрия экспертизасы узды. Аның нәтиҗәләре буенча, әни кеше җинаятьне үз-үзен белештермәгән...

30 апрельдә Чаллыда булган әлеге фаҗига турында хәбәр иткән идек. Ике айлык баласының кан тамырын кискән, аннары шул рәвешле үз-үзенә кул салырга теләгән 29 яшьлек хатын-кызны табиблар коткарып калса да, баласы җан биреп өлгергән иде инде.
Шушы көннәрдә хатын-кыз психиатрия экспертизасы узды. Аның нәтиҗәләре буенча, әни кеше җинаятьне үз-үзен белештермәгән хәлдә кылган, дип табылган. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Биргән күрсәтмәләреннән аңлашылганча, иренең еш кына эчеп, кайвакыт кыйналган хәлдә кайтуы, бала тапканнан соң хатын-кызның психикасын какшаткан. Әлеге җинаятькә кадәр әни кешенең багучыга баруы да билгеле булды. Анысы ире белән каенанасының аңа бозык салуларын җиткергән. Тикшерү эше дәвам итә.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә иренең социаль челтәрдәге битендә татарча: "Улым, мин сине беркайчан да онытмыйм! Бәхил бул, авыр туфрагың мамык булсын!" - дигән эчтәлектә язу пәйда булды. Җинаять кылыр алдыннан әни кеше үзе дә аңлашылмый торган итеп язып, татарча үлем алды хаты калдырган иде.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев