НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: Чәчер халкы авыл көнен бәйрәм итте
18 август көнендә илебезнең төрле почмакларыннан җыелган авылдашлар, туганнарыбыз, якташларыбыз, авылыбыз халкы Чәчер авыл бәйрәменә –“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!” дип аталган чарага җыйналдылар.
18 август көнендә илебезнең төрле почмакларыннан җыелган авылдашлар, туганнарыбыз, якташларыбыз, авылыбыз халкы Чәчер авыл бәйрәменә –“Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!” дип аталган чарага җыйналдылар. Чара Илназ Әхмәтов башкаруында “Чәчер – минем туган авылым” (Гөлназ Муллагалиева шигыре) һәм Ләйлә Хәбированың матур җырлары белән башланып китте. Аннан соң авыл тарихын барлау белән дәвам итте.
Туган авыл...Туган җир ...
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган тарихы да бар.
Шигырьләрдә макталган, җырларда җырланган Чәчер авылының барлыкка килүе турында төрле фаразлар бар. Өлкән кешеләр сөйләве буенча, моннан 318 еллар элек, Өчаеры буенда болынлыкта Кара Дүмгәк дигән авыл булган. Күпмедер вакыттан соң бу авыл кешеләре хәзерге Чәчер авылының тау итәгендәге аланлыкка килеп урнашканнар. Бу авылга Йөз нарат исеме биргәннәр. Йөз нарат авылында Шәйхечура исемле кеше яшәгән. Ни сәбәптәндер, Шәйхечура, иң беренчеләрдән булып, Йөз нарат авылыннан тау өстенә күченеп утырган. Аның артыннан башкалар да шул урынга күченгәннәр. Бу урында авыл барлыкка килгән. Һәм авылга, беренчеләрдән булып килеп урнашкан кешенең исемен - Шәйхечура исемен биргәннәр. Шәйхечура исеменә якын итеп, татарча Чәчер авылы дип атыйлар, русча Шайчурино диләр. Чәчер авылы шулай барлыкка килә, дигән фараз бар.
Г.Ф.Саттаров авыл атамасының килеп чыгышын болай аңлата: “Актаныш районында Чәчер исемен йөртүче татар авылы бар. Бу атама Шаһичура (“шаһ колы” ) исеменең диалекталь әйтелешкә яраклаштырылган Чәчер вариантыннан ясалган: Шаһичура – Шаһичур – Шачур – Чәчүр – Чәчер”.
Революциягә кадәрге рус телендәге чыганакларда Чайчурино, Чейчурино, Шайчурино исемнәре белән искә алына. 18 -19 нчы гасырларда халкы типтәрләр катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 1870 нче елда авылда 78 хуҗалыкта 425 кеше яши. 1920 нче елга кадәр Чәчер Уфа губернасы Минзәлә өязенең Пучы волосте составында була. 115 йортта 187 ир – ат, 305 хатын – кыз яши. Ирләр хәрби бурычлы саналган. 1965 нче елда 110 өйдә – 473, 1989 нчы елда 70 гаиләдә – 147, 1993 нче елда 65 йортта – 131, 2002 нче елда 52 хуҗалыкта 102 кеше теркәлә, 2010 нчы елда 56 хуҗалыкта 103 җан исәпкә алына.
Кайчандыр бу тирә яшеллеккә бай булган: 1784 нче елның 6 нчы мартындагы рәсми кәгазьдә авыл янында Йөзнарат дигән урман барлыгы телгә алынган.
Авылның аскы ягына су буена керәшеннәр килеп урнаша. Ләкин, су басу куркынычы тугач, алар күченеп китәләр. Керәшеннәр яшәгән урын хәзерге вакытта да Керәшен тау асты дип йөртелә.
Чәчер авылы бик күңелле һәм уңайлы урынга урнашкан. Үзенең матур һәм бай табигате белән барча кешене сокландыра, Баҗана елгасы, су буйлары, төрле җиләк-җимешләргә бай булган болыннары, әрәмәлекләре авылга ямь бирә.
Илкүләм булып торган инкыйлаб, сугышларның да Чәчер авылына тәэсире көчле була. ... Бу яклардан Пугачёв явы үтә. Күп кенә крестьян восстаниеләре була. Беренче Бөтендөнья сугышының сөреме дә авылда эз калдыра. Кулакларны авылдан куу Чәчердә дә була: Гата мулла, Самат, Галләм һәм башкаларны сөргенгә җибәрәләр.
Авылны аклардан саклап гражданнар сугышында катнашкан кызыл партизаннар булып йөргәннәр: Галимов Мәннән, Хәлимов Мофаздал, Шакиров Заһит һәм башкалар.
1921 нче елларда, корылык булганлыктан, икмәк уңмый; коточкыч ачлык килә. Ачлыктан бик күп авыл халкы һәлак була.
1941 -1945 нче еллардагы аяусыз Бөек Ватан сугышы Чәчер авылына да бик күп кайгы - хәсрәтләр китерде.
Туган авылларыннан аерылып, 160 ка якын кеше сугышка китә, 90 лап сугышчы яу кырларында ятып кала.
Чәчер авылы кешеләре сугышта зур батырлыклар күрсәткәннәр. Бихисап күп орден-медаль ияләре булганнар.
Яу кырыннан исән – имин кайткан өлкән яшьтәге соңгы бер ветераныбыз да 2018 елда бакыйлыкка күчте.
... Авылда 1928 нче елда җирне бергәләп эшкәртү ширкәте оештырыла, 1929 нчы елда беренче гомуми коллективлашу була. Ләкин, бу колхоз озак яши алмый, тарала.
1930 нчы елның язында авыл кешеләре яңадан колхозга керәләр.
Башта ике бригада була. 1933 нче елда өченче бригада оеша.
Бу өч бригада бер күмәк хуҗалыкны тәшкил иткән һәм “Хрущёв” исемен йөрткән. Соңыннан “Удар №1” дип исемләнгән. Колхоз байлардан саналган. Райондагы 4 ат фермасының да берсе Чәчердә булган.
2004 нче елда Чәчер авылы җирләрен бертуган Фәрит һәм Флүн Гомәровлар алдылар. “Чәчер” ябык акционерлык җәмгыяте дип исемләделәр. Җәмгыять бары игенчелек белән генә шөгыльләнә, терлекчелек бетерелде.
Чәчер авылы үзе бер авыл Советы булып торган. Беренче рәисләре булып Сәләхетдин Фәтхетдинов (ул партия оешмасының тәүге секретаре дә була ), Әхмәтгалимов Гыйлметдин, Нәбиуллин Зәйнулла эшлиләр. Соңрак Түке, Зөбәер, Чәчер авыллары берләштерелеп бер үзәк авыл Советы булдырыла; аның рәисе итеп Салихҗанов Шәрипҗан билгеләнә.
Чәчер авылында, тарихи язулардан күренгәнчә, Октябрь инкыйлабына кадәр мәхәллә эшләп килгән. Биш вакыт намаз укылган һәм башка дини йолалар башкарылган. Өлкән буын вәкилләренең сөйләве буенча, 1937 нче елда мәчетнең манарасы киселә. Соңыннан бу мәчет бинасы уку йорты буларак файдаланыла.
Шуннан соң бик озак еллар авылыбызда мәчет булмады. Һәм, ниһаять, 2014 нче елда тумышы белән Чәчер авылыннан булган Флүр Гайнетдин улы Мөхәмәдиев (Гайнетдинов) инициативасы белән Чәчер авылында туып, читтә яшәүче, төрле тармакта җаваплы хезмәт вазифалары биләүче мәрхәмәтле зыялыларның, эшкуарларның, җирле идарә органнары җитәкчеләренең, авыл активының бердәмлеге, уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, төзелеш мәйданында тирә-якны ямьләп, мәһабәт Аллаһ йорты күтәрелде. 2014 елның 7 нче август көнендә авылыбызның мәчет манарасына ай куелды. Авылга иман нуры иңде.
Авылга керә-керешкә үзенең төзеклеге, чисталыгы белән зират игътибарны җәлеп итә. Аны төзекләндерү, кыйммәтле ташкойма белән әйләндерү өстендә Хәнәфи Кәримов, Фәнис Нуртдиновлар эшләделәр.
Авылыбызда эшләп килә торган "Туган як” музеенда авылыбыз тарихына багышланган шактый күп экспонатлар тупланган. 2002 нче елдан берничә генә экспонаттан башланып киткән музеебызда 300 ләп экспонат бар.
Төрле истәлекләр, экспонатлар туплауны әле дә дәвам итәбез, аларны өйрәнәбез, эзлекле чылбырга тезәбез.
Чәчер авылында мәгариф эше Октябрь инкыйлабына кадәр үк башланып китә. Ул вакытта авылда мәктәп - мәдрәсәләр булмаган. Балалар Сәлах мулла өенә йөреп укыганнар.
1923 нче елда авылда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла.
1928 нче елда икенче мәктәп салына.
Сугыштан соң, 1947 нче елда мәктәп төзелә.
1956 нчы елда кичке мәктәп ачыла. 5 нче сыйныфтан 8 нче сыйныфка кадәр белем бирелә.
1978 нче елда мәктәп ябыла.
Мәктәп кабат 1990 нчы елда ачыла. 1 нче сыйныфка биш бала укырга керә. 1997 нче елда, укырга керүче балалар булмау сәбәпле, бу мәктәп тә ябыла.
2002 нче елда клуб белән янәшә яңа мәктәп төзелеп сафка баса, 2006 нчы елга кадәр дүрт укучы белем ала. 2006 нчы елда мәктәп ябыла.
Бүгенге көндә авылыбызда мәктәп яшендә 4 бала бар, алар Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенә йөреп укыйлар.
Чәчер авылында авыруларны кабул итү, дәвалау өчен элекке елларда медпункт биналары әле төзелмәгән була. Аерым кешеләрнең йортларында гына авыруларны кабул итү оештырылган.
1960 нчы елларда гына Инсаф бай йорты медпункт бинасы буларак үзгәртелә.
Яңа медпункт 2002 нче елда сафка басты. 2017 нче елда авылда халык саны кимү нәтиҗәсендә медпункт ябылды. Авыл халкына 2017 елга кадәр бик күп шәфкать ияләре медицина ярдәме күрсәттеләр.
Чәчер авылында мәдәният эше сугыш елларына кадәр үк башланып китә. Элегрәк клуб өчен аерым бина булмый; уку йорты дип исемләп, мәчет, канса, каравыл йортларын файдаланганнар. 1962 нче елда зур клуб төзелә; бер ягына уку йорты, арткы ягына кино күрсәтү будкасы өстәлә. Инде ул клуб та сүтелеп, 2002 нче елда мәктәп белән янәшә яңа клуб төзелеп сафка басты, 2014 елда кпиталь төзекләндерү үтеп, клуб һәм музей бинасы итеп үзгәртелде. Бәйрәм кичәләре, җыелышлар һәм башка чаралар шунда үтә.
Авыл элекке елларда бишьеллык ударниклары, республика съезды делегатлары, сугыш геройлары, хезмәт алдынгылары белән дан тотса, соңрак илкүләм танылган чын мәгънәсендә шәхес исеменә лаек кешеләр биргән.
Әнәс Зиннур улы Галимов – Баулы районындагы “Каенкай “ шифаханәсенең баш табибы.
Флүн Фәһим улы Гомәров– “Алмаз – холдинг” зәркан компаниясе президенты. Россия ювилерлары гильдиясе югары советы әгъзасы.
Гомәров Фәрит Фәһим улы–РФ Эчке эшләр министрлыгында эшләде. Бүгенге көндә Казан зәркан заводы директоры. “Алмаз – Холдинг” зәркан компаниясенең Идел буе төбәге буенча генераль директоры .
Кашапов Рафаэль Кашафетдин улы–музыкант, гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Хәнәфи Хәмит улы Кәримов–Хуҗәмәт ремонт – механика заводы генераль директоры.
Вәсил Хади улы Хадиев– мактаулы педагог, Муса Җәлилнең мемориаль музеен оештыручы, РСФСР ның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы (1981).
Кәүсәрия Заһит кызы Нуруллина–җырчы, шагыйрә, 3 китап һәм бик күп җырлар авторы.
Шакиров Мирзанур Баязит улы– “Татарстан “ хуҗалыгының терлекчелек тармагы җитәкчесе, партком секретаре. 1985 нче елдан РАПБ да терлекчелек башлыгы. Татарстанның атказанган терлекчесе (1993 ).
Госман Галимов, Ягъфәр Нәҗметдинов, Таһир һәм Мөбәрәк Фәрхетдиновлар кебек хәрбиләр биргән Чәчер авылы.
Авылыбыз һәм авылыбыз халкы күпне күргән, төрле чорны, вакыйгаларны кичергән. Ләкин үткәннәрне онытмау, хәтердә яңарту, хәзерге буынны тарихыбыз белән таныштыру йөзеннән авыл көннәре үткәрәбез. Тарихны чагылдырган күренешләр, чыгышлар әзерләп халыкка җиткерәбез. Авылымның барлыкка килүенә инде 318 ел. Авылым яшәсен, гөрләсен, тагы да зурайсын, ләкин үткәне онытылмасын дигән теләктә яши һәр барчабыз.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – 3 гасырдан артык тарихлы Чәчер авылы шәхесләре. Әлеге бәйрәмгә Чайковский шәһәреннән шагыйрә, җырчы, 3 китап һәм бихисап күп җырлар авторы Кәүсәрия Нуруллина кайтып, үзенең шигырьләре, җырлары белән чыгыш ясады.
Ижевский якларыннан кайткан оста биюче, җырчы, гармунчы авылдашыбыз Мисхәт Зиязетдиновның чыгышын да тамашачы җылы кабул итте.
Туган җиренә, туган авылына булган мәхәббәтен Рәйхана Нигмәтуллина, Әзһәрия Зарипова, Разифа Салихҗановалар җыр аша тамашачыларга җиткерделәр. Чәчер авылы кияве Фәнзур Гайнетдинов, авылыбыз кунагы- биюче Илнар Мирзаянов чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Без һәр елны авылыбызның өлкән кешесен билгелибез, быел да шушы традициядән тайпылмыйча, иң өлкән затны билгеләдек.
Әлеге титулга Чәчер авылында 1920 елның 15 июлендә дөньяга аваз салган, колхозда тырыш хезмәт юлын үтеп, лаеклы ялга чыккан; бик тә хәтерле, нәселләрнең 7 буынын белүче, авыл, аның үткәнен, авыл кешеләрен, аларның кайчан туганын, кемнәр аның туган-тумачасы, кайда хезмәт куйганнар - барысын да бүген дә яхшы хәтерләүче. Байкал күленең тирәнлеген, Һималай тавының биеклеген һ.б ларны да хәтерендә саклаучы гаҗәеп ханым, 7 бала анасы, күптән түгел генә, төгәлрәге 15 июльдә 98 яшен тутырган Сәләхова (Галимова) Мөзәянә Мөхәмәтгалим кызы лаек булды.
Авылыбызның иң яшь кешесе титулына быелгы елның 30 апрелендә дөньяга аваз салган Нияз Әхмәтов ия булды. Гөлчәчәк һәм Булат Әхмәтовларга авылыбызның киләчәген кайгыртканнары һәм халык санын арттырганнары өчен рәхмәт белдерелде һәм бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чарада авылыбызның бүгенге көндә иң озын гомерле, үрнәк, ихтирамга лаек гаиләләре дә искә алынды. 57 ел бергә гомер кичергәнСәгъдия һәм Ягъсүп Мөхәметдиновлар, 2018 елда 55 яшьлек юбилейларын һәм көмеш туйларын билгеләп үтүче Сәлия һәм Илсур Кәримовларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан юбилярлар сәхнәгә күтәрелде: колхозда тырыш хезмәтен куйган һәм бүгенге көндә Мәгъфия апа белән гомер кичерүче Сәлимов Мәҗит Кәрим улы һәм 1953 елның 29 мартында Чәчер авылында дөньяга Яр Чаллы шәһәрендә төзелеш тармагында, соңрак “Чәчер” ЯАҖ дә хезмәт куючы Галимов Рафис Мәннән улы. Ул 65 яшьлекюбилее белән тәбрикләнде.
Авылыбыз чишмәләренә битараф булмаган һәм быелгы елда ерактагы шифалы чишмәне төзекләндерүдә үзеннән зур өлеш керткән Хәернас Фатих улына авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерелде.
Юбилярларыбызны, авыл халкын әлеге бәйрәмнәре белән котлап Яр Чаллы шәһәреннән килгән автор-башкаручы, композитор, гармунчы, җырчы Флүрә Талипова-Коләхмәтова һәм җырчы, юмор остасы Фәиз Майдуллиннар тәбрикләделәр һәм чыгыш ясап, чарабызга тагы да ямь өстәделәр.
Һәр кешегә үзе туып үскән авыл матур да, кадерле дә, якын да. Әйе, авылыбызның табигате соклангыч, халкы уңган.
Татарның саф теле, милли гореф – гадәте, йолалары яши монда. шушы асыл җәүhәрләрне сакласак, безнең буыннар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә бай, милли мирас калыр иде.
Әлеге чараның, очрашуның җылылыгы халык күңелендә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев