Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

НИ ХӘЛЕҢ БАР, КЕШЕ ТУГАНЫМ?: Райондашыбыз Әмирҗан Моталлапов 84 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Әмирҗан абыйны районда белмәгән кеше сирәктер. Якташыбыз, язучы-прозаик, журналист Әмирҗан Закирҗан улы Моталлапов 23 июньдә үзенең 84 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Аның тормыштан канәгать булып яшәве бик күпләргә үрнәк булырлык. Үз туган авылында тормыш иптәше Любовь ханым белән йорт салып чыгып, шунда бүгенгәчә  матур итеп гомер кичерәләр алар. Әле бүген дә Әмирҗан абый иҗат итә. Һәр яңа көнгә сөенеп, биргәненә шөкер итеп яши ул. “ 60 яшьне үткәч, һәр яңа көн бәйрәм ул”, - ди язма героебыз.

Сугышның беренче елында ук Әмирҗан абыйның әтисе Закирҗан фронтта хәбәрсез югала, ятим калган өч бала әниләре Һаҗәр тәрбиясендә үсә. “ Өч баланың иң олысы мин идем, хәзер дә иң олысы мин һаман”, - дип үткәннәрен барлый аксакал. 

Әмирҗан ага бүгенге көндә дә гел эзләнүдә. Үз нәселенең 5 буынын белә. Мерәс авылы тарихын, анда яшәгән кешеләрне барлый ул : “ Хәтер еллар үтү белән тоныклана, ә кәгазьгә язылганы аның беркайчан да югалмый, саклана. 7 ел элек язылган “ Югалтмаска иде авылны. Авыл югалса, без дә онытылырбыз” дип аталучы язма да әзерләдем”. 


30 июнь көнне Мерәс авылында зурлап авыл көне үткәрергә ниятлиләр. Әлбәттә, аны уздыруда Әмирҗан Закирҗан улының өлеше зур. Авылдашларны җыеп, күрештерәсе иде дигән теләк белән яши ул. 
 
Әмирҗан абыйның тормыш иптәше ( ул аны яратып карчыгым, ди) бергә гомер итүләренә 1 июльдә 60 ел тула. 


60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тәти икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан?! 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып, ике бала дөньяга килгән. Ике балага да яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырган алар. Ике кызы да үз тормышларын корып, инде хәзер үзләре балалар тәрбияли, укыта.


Хәзерге көндә Әмирҗан Закирҗан улы район полиция бүлегенең тарихы турында китап чыгару өстендә эшли. Россия эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы бүлегенең Ветераннар Советы җитәкчесе Васил Вахитов белән берлектә, барлык материалларны туплап, китапны бастыру өчен нәшриятка юллаганнар. 

Тарихын белмәгәннең – киләчәге юк, ди халык. Район полиция бүлеге тарихын чагылдырган әлеге китап бәһале бүләк булачак, - ди Россия эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы бүлегенең Ветераннар Советы җитәкчесе Васил Вахитов.

 

 

Ирле-хатынлы Моталлаповлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади кешеләр. Алар — бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрварләр. 


Парлы гомерләренең бриллиант туена килеп җиткән әлеге парга киләчәктә дә бер – берсенең күңел җылысын, хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын иде. Киләсе елга да аларны юбилейлар елы көтә. Гаилә башлыгы 85 яшен каршы алса, Любовь апага 80 , тәүге мәхәббәт җимешләре, кызларына 60 яшь тула. Әлеге гомер бәйрәмнәрен дә бергә исән – сау булып каршы алуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев