Актаныш

Ничек яшисең, авыл?

Иске Байсар җирлегендә хисап җыены 5 февраль көнне үтте. Хакимият вәкиле буларак, анда район Советы аппараты җитәкчесе Айрат Кәрамов катнашты. Иске Байсар табиблык амбулаториясе баш табибы Альберт Сафиуллин, полиция участок вәкиле Юныс Латыйпов, җирлек башлыгы Рамис Кадыйров ел дәвамында үз тармакларындагы эшчәнлек белән таныштырды, халыктан кергән сорауларга җавап бирделәр. Ә...

Иске Байсар җирлегендә хисап җыены 5 февраль көнне үтте. Хакимият вәкиле буларак, анда район Советы аппараты җитәкчесе Айрат Кәрамов катнашты. Иске Байсар табиблык амбулаториясе баш табибы Альберт Сафиуллин, полиция участок вәкиле Юныс Латыйпов, җирлек башлыгы Рамис Кадыйров ел дәвамында үз тармакларындагы эшчәнлек белән таныштырды, халыктан кергән сорауларга җавап бирделәр.
Ә халыкта сораулар күп иде. Дөресрәге, төп сораулар өчәү: төзекләндерүгә мохтаҗ урам юллары, чүп җыю оештырылышыннан канәгатьсезлек һәм авыллар арасында йөрүче автобусларга кытлык турында.
"Чишмәбаш авылының башына кадәр асфальт түшәлде, анысына рәхмәт! Калган өлешенә ком булса да җәясе иде - язлы-көзле теге ягына чыкмалы булмый". "Яшьләр урамы белән Мәктәп урамы юлларына таш җәйделәр, тик ике урам тоташып бетмәде, арада чокыр. Аны күмдереп булса да куйсыннар иде. Сөт машинасы да үтә алмый бит аннан. Әллә каян урап йөри"... Юллар турында сүз чыгуга, һәркемнең әйтер зары табылды. Көн кадагында торган мәсьәлә ул бүген.
- Бу юнәлештә әкренләп эш бара. Чокырны язга чыккач күмдерү җаен карарбыз. Әмма җирлектә язлы-көзле генә түгел, хәзер үк йөреп булмастай, машинаның төбе тия торган урамнар бар. Башта шундый урыннарны карарга кирәк, - дип җавап бирде җирлек башлыгы.
Чүп җыючыларның үзләрен тупас тотуларын, хәтта көзен бакча чүпләре ваклап тутырылган капчыкларны ертып, ташлап китү очрагы булуын искә төшерде авыл халкы. Ике атнага бер генә җыйган чүпнең сасып исләнеп ятуы да, билгеле, ачу китерә. Инде халык чүп җыюга күнекте, дисәк тә, мин чүп чыгармыйм, шулай булгач, түләмим дә, диючеләр бар икән әле.
- Кешенең "чүп чыкмый" дигәненә исем китә, - дип башлады җавабын Рамис Кадыйров бу сорауга. Аның да бу мәсьәлә үзәгенә үткән, күрәсең. - Нәкъ менә, чүп чыкмый, дигән кеше чүп-чарын теләсә кая түгә. Үзебез яшәгән җирлекне шулай чүпкә батырабыз бит. Балалар үсә, аларга чүпкә чумган дөнья калсынмыни? Чүп юк, дисез, иске кәлүш, полиэтилен кисәкләрен ягасыз. Һаваны агулыйсыз - күршегездәге кечкенә бала шуны сулый. Арткан тиресне ферма янына китерергә рөхсәт иттеләр, шунда да тирескә болгатып, шешәсен дә, полиэтилен кисәкләрен дә түгәсез. Ул тирес бит басуга чыга. Басуда очып йөргән полиэтилен
калдыкларын кем җыя? Һаман шул укучылар, бюджетта эшләгән хезмәткәрләр, шул ук сыер савучылар бит...
Сөт хакында сүз чыккач, сөт сату бәясе артачакмы-кимүен дәвам итәчәкме - бу хакта әлегә әйтеп булмый, - дию белән чикләнде Айрат Кәрамов. Шулай ук, авылда балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру; ике ел элек хакимият тарафыннан вәгъдә ителгән бильярд өстәле кайтарту; атнаның сишәмбе көнендә генә, анда да берьюлы бик күп авыллар аша йөри торган, шуңа күрә урын булмау сәбәпле, автобуста басып йөрергә мәҗбүр булулары, автобусны атнага ике тапкыр йөри торган итеп көйләү хакында сораулар күтәрелде.
Авылны ямьсезләп торучы буш ихаталарны тәртипкә китерү мәсьәләсе узган ел кабыргасы белән куелган булган. Бу ихаталарның бүгенгә өчесе хуҗасызга чыгарылып, ул урында "арендалы торак" программасы буенча 2018 елда биш йорт салу күздә тотыла. Икесенә, үзара салым акчасына 30 мең сумлык материал алынып, өмә ясап, койма тотылган.
Табиблык амбулаториясендә анализлар тапшыру мәсьәләсе турында узган ел кергән сорау уңай чишелеш тапкан: атнаның сишәмбе көнендә анализлар алына, УЗИ аппаратында тикшерелү мөмкинлеге тудырылган.
2017 елда халыктан 307 мең 100 сум күләмендә җыелган үзара салым акчасы 1 млн. 228 мең 400 сум булып кайткан. Шул сумманың иң күп өлеше Иске Байсарга су чыгару һәм янгын гидранты өчен күчерелгән. Иске Байсар һәм Чишмәбаш авыллары урам утлары өчен җиһазлар; чишмәләрне койма белән әйләндереп алу өчен кирәк-яраклар алынган. Юлларны тигезләү һәм кардан арындыруга, Чиялек һәм Яңа Байсар чүплекләрен бетерүгә саллы гына өлеш тотылган. Бүгенгә җирлекнең суга дип каралган 189 мең һәм юлга дип каралган 158 мең сум акчасы бар.
Быелгы үзара салымны Чишмәбаш, Яңа Байсар авылларында янгын гидранты урнаштыруга, су чыганакларын документлаштыру һәм койма белән әйләндереп алу, суүткәргечне төзекләндерү, Чишмәбаш, Чиялек һәм Иске Байсар урам утларын карауга, урам юлларын төзекләндерүгә, Яңа Байсарда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориаль такта булдыру, Иске Байсар авыл һәйкәлен төзекләндерү һәм Чишмәбаш, Чиялек авылларындагы һәйкәлләрне яңарту өчен, зиратларны рәсмиләштерү һәм анда чүп салу мәйданчыгы урнаштыруга тотарга ниятлиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: