Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ничек яшисең, кече авыл? Юл буеннан “сәлам” бирә, кеше буе тигәнәк...

Югары Богадыга илткән юл чите кайчан чабыла?

-Иске Богады авылыннан безнең Югары Богады авылына бара торган юлның ике ягындагы чүпләр кеше биеклеген үтеп китте инде. Әгәр юлда андый-мондый фаҗига килеп чыкса, беркем дә күрмәячәк. Әлеге юл буйлары кайчан чабылыр икән? Авылыбызда да борчыган әйберләр күп, - дип мөхәрриятебезгә шул авылда яшәүче борчылып шалтыраткач, без хәлләрне үз күзебез белән күрергә теләп, юлга кузгалдык. 

Иске Богады авыл җирлеге шактый зурлардан санала. Ул үз эченә алты авылны берләштерә. Югары Богады авылы Иске Богады авылыннан биш чакрым ераклыкта бик матур табигать кочагына урнашкан. Иске Богадыдан Югары Богадыга илтүче юлга борылгач щебенка җәелгән юлны күреп, күңелгә бераз җылы йөгерде. Юллары бер дигән бит, җиңел машиналар йөри торган дип уйлап куйдым. Тик бара торгач, юлның ике ягында да кешедән дә биегрәк булып үскән, чәчәк аткан, инде тигәнәкләре дә чыккан, тузанга баткан чүп үләннәре “сәлам” биреп кала башлагач, күңелгә шом йөгерде. Моннан үзең генә җәяү кайтсаң, куркудан йөрәгең ярылып үләр, валлахи. Ә Югары Богады авыл халкы батыр йөрәкле икән. Ике авыл арасын җәяү үтүчеләр дә бар бит. 

Югары Богадыга җитәрәк,  бераз чабылган урын күренде. Авылга кергәч, күңелгә җылы йөгерде. Чөнки авыл урамнары чиста, йортлары төзек. Авылга терәлеп торган урман һавасы суларга рәхәт. Капка төпләре дә чабылган. 
Авыл халкының фикерләре, җитәкчелекнең җаваплары белән “Актаныш таңнары” газетасының алдагы санында таныша аласыз.

undefined

undefined

undefined

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев