Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ничек яшисең, мөслимә?

6 октябрь көнне район Җәмигъ мәчетендә район мөслимәләр берлеге каршында эшләүче мөгаллимәләрне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан хөрмәтләү - "Ничек яшисең, мөслимә?" кичәсе узды. Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, мөгаллимлек эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде, һиҗри яңа 1438 нче ел, мөхәррәм ае, өлкәннәр көне белән котлады. 10 октябрьдә булачак...

6 октябрь көнне район Җәмигъ мәчетендә район мөслимәләр берлеге каршында эшләүче мөгаллимәләрне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан хөрмәтләү - "Ничек яшисең, мөслимә?" кичәсе узды.
Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, мөгаллимлек эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде, һиҗри яңа 1438 нче ел, мөхәррәм ае, өлкәннәр көне белән котлады. 10 октябрьдә булачак Гашура кичәсе, аңа бәйле риваятьләр белән таныштырды. Хәерле, игелекле гомер, дин юлында хезмәттә булып, укытып, башкаларны да үз үрнәкләрендә тәрбияләүдә уңышлар теләде. Дин юлындагы, мөгаллимлек эшчәнлегендәге лаеклы хезмәтләрен бәяләп, өлкәннәребез - Мәсәдедән Флүрә Басыйровага, Актаныштан Рәйсәлә Шәвәлиевага, Рима Имамовага, балаларга дин нигезләрен өйрәтүче Дилбәр Гәрәевага, дини кичәләрне оештырып алып баручы Сумия Гарифуллинага Актаныш мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мөслимәләребез, иң элек, хаҗияләребез хаҗ сәфәреннән алып кайткан зәмзәм суыннан авыз итте. Габдулла хәзрәт Мансуровның нәселеннән җиде кеше хаҗ кылды быел. Мәрхүмнең тормыш иптәше Рәфыйка апа, олы кызы Раушания Насыйбуллина сәфәр вакытындагы истәлекләрен яңарттылар, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге яңалыклар, яңа үзгәрешләр белән таныштырдылар.
Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова 2016-2017 уку елына куелган таләпләр, эшләнәсе эшләр белән таныштырды. 28-29 сентябрьдә Казан шәһәрендә булып узган Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумында күтәрелгән мәсьәләләр, мөгаллимлек өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Остазларыбыз мәчетләрдә белем бирәләр, әхлак тәрбиясенең нигезләрен аңлаталар, үзләре дә һәр яктан райондашларыбызга үрнәк булып торалар. Җаваплылык та, йөз аклыгы да.
1 октябрьдән мәчетләребездә дини укулар башланып китте. Уку барышында төрле кичәләр, бәйгеләр үткәрү дә планлаштырылган. Хөрмәтле райондашларыбыз! Үзегезгә әзерләнү һәм балаларны өйрәтү өчен дә алдан хәбәр итәбез. Атаклы дин галиме Әхмәтһади Максуди тарафыннан язылган "Гыйбадәте исламия" китабы буенча 2 ноябрь көнне балалар арасында бәйге үтәчәк. 29 декабрьдә Коръән укучылар бәйгесе ике номинациядә - китаптан карап һәм яттан уку буенча үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев