Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза

Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли. Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде. Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да иртәдән эшли башлады, хәзерге вакытка күпсанлы...

Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли.
Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде.
Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да иртәдән эшли башлады, хәзерге вакытка күпсанлы сайлау участокларында булды, сайлаучылар һәм башка күзәтүчеләр белән аралашты, тавыш бирү процессын күзәтте.
"Миндә бик яхшы хис-кичерешләр калды. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен җирдә дә сайлаулар турында мәгълүмат бар. Сайлау участокларында кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын күрдек", - дип сөйләде Ангела Кейн.
Халыкара күзәтүчеләр төркеме республиканың сайлау участокларында эшен дәвам итә, кич белән тавышларны санау барышын да күзәтәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев