Актаныш

Әниебез – алтыныбыз

Әни. Әнкәй. Синең игелекне Аңлатырга сүзләр җитмәслек. Кулдан килсә әгәр, гомерне Бирер идек бер дә бетмәслек. Безнең кадерле, газиз әнкәебез Рәйсә Әмирхан кызы табигатьнең иң гүзәл, бар җиһан ак һәм пакь карга төренгән чорында, 1947 елның 21 гыйнварында Пучы авылында Саимә белән Әмирхан Хөҗҗәтовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән....

Әни. Әнкәй. Синең игелекне
Аңлатырга сүзләр җитмәслек.
Кулдан килсә әгәр, гомерне
Бирер идек бер дә бетмәслек.
Безнең кадерле, газиз әнкәебез Рәйсә Әмирхан кызы табигатьнең иң гүзәл, бар җиһан ак һәм пакь карга төренгән чорында, 1947 елның 21 гыйнварында Пучы авылында Саимә белән Әмирхан Хөҗҗәтовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Сугыштан соңгы авыр елларда ишле балалы гаиләдә иркәләнеп, назланып кына үсәргә туры килми аңа. Кече өч туганына апа булып, бик иртә кул арасына кереп, өйдәге бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарып үскәнгәдер - әниебез бар эшкә дә оста, кешелекле, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, җитез, туганчыл.
Әле тагын кул эшләренә, аш-суга да гаҗәеп оста безнең әни. Әгәр дә ул хәзерге чорда туып, заманча белем алган булса, һичшиксез, бик оста дизайнер булыр иде. Рәсем сәнгатенә дә кулы ятып тора аның. Тик әниебез медицина өлкәсен сайлый. Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Азнакай районында 3 ел эшләгәч, туган ягына кайтып, районыбызның төрле авылларында шәфкать туташы булып 40 ел хезмәт куя. Байсардагы туберкулез диспансерында эшләгән чорда, яшь укытучы һәм комсомол секретаре Рим Разов белән танышып, гаилә коралар. Бар яктан да уңган, оештыру сәләтенә ия әтиебезгә җитәкче булып төрле урыннарда эшләргә, шул сәбәпле, әниебезгә дә эш урынын еш алмаштырырга, яңа коллективка ияләшергә туры килә. Актаныш, Такталачык, Пучы хастаханәләрендә, Такталачык, Пучы мәктәпләрендә һәм соңгы елларда Пучы картлар йортында эшләгән вакытларында хезмәттәшләренең һәм авыл халкының зур хөрмәтен яулады ул.
1977 елда әтиебезне Пучы урта мәктәбенә директор итеп билгеләгәч, алар әниебезнең туган авылында нигез салалар. Әтиебез яңа мәктәп төзетү эшенә тотына. Шул вакыт эчендә безне - өч балаларын тәрбияләп, үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Өчебез дә урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары белем алып, тормышта үз урыныбызны тапканбыз икән, моның өчен без әти-әниебезгә чиксез рәхмәтлебез.
Лаеклы ялга чыккач та әниебез өеннән кеше өзелми. Киң күңелле, юмарт, кунакчыллыгы белән барлык туганнарны туплап, берләштереп яши белә ул. Без - балаларын, оныкларын да кайчан кайтып керсәк тә мул өстәлләре, якты йөзе белән каршы ала, озатып кала. Ул аяк астындагы юк кына нәрсәне дә матур итеп күрә, юк кына әйбердән дә кеше күзенең явын алырлык гүзәллек тудыра белә. Бер булганнан бар да була, диләр бит. Кайтып кергәндә безне иң беренче өй түрендә әниебез үстергән, тирә-юньдә сирәк очрый торган чәчәк-гөлләре каршы алса, өй эчендә күзнең явын алырдай гөлләре шау чәчәккә күмелеп утыра. Ул алар турында бертуктамый көннәр буена сөйли ала. Кызыкканнар өчен аның яшь үсентеләре, орлыклары да һәрвакыт әзер. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында да могҗизалар җитәрлек.
Олы йөрәкле булганың, безне үз үрнәгегездә чын кешеләр итеп тәрбияләгәнегез өчен бик зур рәхмәт сиңа. Сине олы бәйрәмең - 70 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Әниебез, булган гомереңне сәламәт булып, бәрәкәтле гомер итеп, балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен тоеп, туганнар белән бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен үзеңә.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: