Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниебез – күз нурыбыз

Куян авылында туып, үсеп, тормышы белән дә, хезмәте белән дә авыл җаны, авыл гаме дип яшәүче кадерле әниебез Роза Дөлфәт кызы Хәбетдинованың 22 апрельдә 50 яшьлек юбилее! Дөлфәт һәм Әнисәнең алтынчы баласы булып дөньяга аваз салган Роза гаиләнең күркәм сыйфатларын үзендә туплап, кешелекле, кечелекле, әдәпле, тыйнак, эш сөючән булып үсә,...

Куян авылында туып, үсеп, тормышы белән дә, хезмәте белән дә авыл җаны, авыл гаме дип яшәүче кадерле әниебез Роза Дөлфәт кызы Хәбетдинованың 22 апрельдә 50 яшьлек юбилее!
Дөлфәт һәм Әнисәнең алтынчы баласы булып дөньяга аваз салган Роза гаиләнең күркәм сыйфатларын үзендә туплап, кешелекле, кечелекле, әдәпле, тыйнак, эш сөючән булып үсә, һәр эшне күңел биреп башкара. Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа шәһәрендә белем ала.
Сагынуга түзә алмый туган якка кайта. Ярты ел чамасы Актанышка йөреп эшләгәч, туган авылында клуб мөдире булып хезмәтен дәвам итә. Менә 31 ел инде һәр көн яраткан хезмәтенә ашыга ул. Яшьләр белән, авыл халкы белән уртак тел табып эшли - аны тыңлыйлар, хөрмәт итәләр, ул оештырган чараларда теләп катнашалар. Район смотр концертларында, спектакльләрдә катнашып бүләкләнәләр. Авыл һәм мәдәният тарихында якты эз калдырган сәхнә ветераннары - гармунчылар Ирек Ялалов, Гаяз Әхмәтов, Зәгърәф Латыйпов, биюче Миңнехан Тимировны зур хөрмәт белән искә ала ул. Васил һәм Минсафа Сәрваровлар, Артур һәм Нурания Хәйдәровлар, Илсөяр Әхтәмова, Тәслимә Каюмова, Фәйрүзә Ханова бүген дә сәхнәдә әле, яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Балаларны сәнгатькә тарту, сәхнәгә чыгару өчен дә әнием төрле чаралар оештыра. "Күңелле ял итәбез" дигән исем астында җәйге ял концертлары үткәрәләр, төрле бәйрәмнәргә сценарийлар төзеп, балалар үзләре теләп катнашалар. Кабатлауларны да күңелле итеп, уеннар белән оештыра.
Яраткан хезмәтендә бирелеп эшләвендә яраткан гаиләсенә чиксез рәхмәтле әнием. Гаиләбездә ягымлы, ихлас, кайгыртучан, бер-береңә кадер-хөрмәтле булу гадәти хәл. Әтиебез Котдус әниебезгә һәр эштә терәк. Безне дә укытып, югары белем биреп, бар көчләрен куеп олы тормышка әзерләделәр. Айгөлебез - юрист, Алсуыбыз - программист, икесе дә гаиләле инде, балалар үстерәләр, Салаватыбыз төзүче һөнәрен үзләштерә.
Оныклары Раян, Азамат, Мәликәне алдына утыртып сөйгәндә, күкрәгенә кысып кочаклаганда бәхетле мизгелләрдән йөзе балкый әниемнең.
Уңган хуҗабикә дә ул. Яз җитүгә бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерә ул. Әзерләгән аш-су ризыкларының рецептларын үзебез дә сорап алып пешереп карыйбыз, әнинеке аеруча ләззәтле шул! Хатын-кызның барлык күркәм сыйфатларын үзенә җыйган ул. Ярдәмчел. Һәр кайсыбызны кайгыртып яши. Эчкерсезлеге, ихласлыгы, йомшак, ягымлы сүзләре белән кешеләрнең күңелен яулый.
Әниебез! Гомереңнең һәр көнен бәрәкәтле итеп, сау-сәламәт, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән яшәп, алдагы гомер юлыңда да әтиебез Котдус белән бер-берегезгә терәк булып, балалар бәхетенә куанып, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз янәшәсендә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев