Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниебез тормышны ярата иде…

Әниләр бит беркайчан үлми, Алар кала безнең йөрәктә. Ләкин җитми җылы карашлары, Назлы кулы җитми бигрәк тә... Әниебез Рәмзия Исрафилова районыбызның иң матур табигатьле Сөн елгасы буена урнашкан Аккүз авылында 1941 елның 22 апрелендә дөньяга килә. Аның әтисе гомере буена урманчы вазыйфасын башкарган. Бәлки шуның йогынтысы да булгандыр, әни яшьтән...

Әниләр бит беркайчан үлми,
Алар кала безнең йөрәктә.
Ләкин җитми җылы карашлары,
Назлы кулы җитми бигрәк тә...
Әниебез Рәмзия Исрафилова районыбызның иң матур табигатьле Сөн елгасы буена урнашкан Аккүз авылында 1941 елның 22 апрелендә дөньяга килә.
Аның әтисе гомере буена урманчы вазыйфасын башкарган. Бәлки шуның йогынтысы да булгандыр, әни яшьтән үк табигатьне, кешеләрне, сәнгатьне бик ярата. Нинди генә авырлыклар белән очрашса да, яшәүнең ямен, дөньяның матурлыгын күбрәк күрергә омтыла. Бала чактан хыялына алган китапханәче шөгылен ул 1963 елда башлап җибәрә. Читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесының китапханәчеләр хәзерләү бүлеген тәмамлый. Өзлексез бер урында 33 ел эшләү дәверендә күпкырлы, җаваплы һәм тынгысыз хезмәттә булды. Хезмәте күп төрле җәмәгать эшләре белән бергә үрелеп барды. Авыл Советы депутаты буларак, сайлаучыларның тормыш-көнкүреше белән даими кызыксынып, ярдәм итеп яшәде. 10 елдан артык "Үзәк" хуҗалыгында җирле радиотапшырулар белән җитәкчелек итте. Хатын-кызлар советы рәисе буларак, аларның тормышларын җиңеләйтү, тагын да кызыклырак итү турында уйлап эш итә иде.
Рәсеме хуҗалыкның мактау тактасына куелды, һәр ел саен туган көнен билгеләп үттеләр, еллык исәп-хисап җыелышларына чакырып кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Үз гомерендә бик күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Үткән хезмәт юлына карап һич тә үкенмим ди торган иде. Артта калган хатирәләр, күңелле мизгелләрне һәрвакыт сагынып сөйләде. Кылган гамәлләрем кешеләр искә алырлык булгач, мин үземне бәхетле дип саныйм, диде. Әни соңгы көннәренә хәтле аскы Актанышның ветераннар советы рәисе булып эшләде. Анда җанлы итеп кичәләр үткәрү, чәй өстәле оештыру, сугыш ятимнәре кичәсе, яңа ел, 8 март, Өлкәннәр көне, инвалидлар ункөнлеге актив төстә оештырылып барды.
Әниебез тормышны яратты, ачык йөзе, кунакчыллык, ярдәмчеллек, туры сүзлелек аның тормыш кагыйдәсе булды. Авылдашларының мәнфәгатьләрен
кайгыртып, аларның язмышы, борчу-мәшәкате белән яшәде. Киңәш сорап, ярдәм, өмет итеп килгән өлкәннәргә, ветераннарга йөрәк җылысын бүлә белде. Һәрдаим аларның гозерләрен хәл итәргә тырышты. Хөрмәтләп соңгы юлга озатучы да булды. Үзенең эшләгән эшләрен изге бурыч итеп тоеп яшәде. Район ветераннар советы президиумы әгъзасы буларак, бер яңалыктан да артта калмыйча, заман белән бергә атлады.
22 апрель көнне аңа 75 яшь тулган булыр иде. Аяусыз үлем аны безнең арадан бик тиз алып китте, урыны оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев