Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниемнең гомер бәйрәме

Пермь өлкәсе Лямино бистәсендә туып, хәзерге вакытта Татар Ямалы авылында яшәүче ЛЮДИЯ ХАМИС кызы ФӘТХУЛЛИНАның 15 апрельдә 50 яшьлек юбилее. Әниебез! Сине ихлас күңелдән алтын юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Син безнең өчен бердәнбер иң якын,...

Пермь өлкәсе Лямино бистәсендә туып, хәзерге вакытта Татар Ямалы авылында яшәүче ЛЮДИЯ ХАМИС кызы ФӘТХУЛЛИНАның 15 апрельдә 50 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине ихлас күңелдән алтын юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар телибез. Син безнең өчен бердәнбер иң якын, иң газиз олы зат. Тыныч, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ачык йөзле, олы йөрәкле, кадерледән кадерле син. Безнең өчен үрнәк әни булсаң, укыткан укучыларың өчен зур хөрмәткә лаек укытучы син.
Ярый әле, әни, җирдә син бар! Синең назлы бер карашың безгә күңел җылысы бирә, киңәшләрең киләчәккә өмет уята. Әтиебез Дилшат белән бергә безгә, ягъни 3 балагызга тәрбия биреп,безне үстергәнегез өчен, кеше иткәнегез өчен чиксез рәхмәтле без. Киләчәктә дә шулай әтиебез белән иңгә-иң куеп, борчу-мәшәкатькә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, әни!
Сөйкемле карашың кояшка тиң,
Бар дөньяны нурга күмәсең.
50 яшь тулды диеп борчылма син,
Кызлар кебек әле, күзләр тимәсен!
Котлыйбыз сине чын күңелдән
Шушы юбилеең белән!
Кадер-хөрмәттә яшә син,
Тәмен табып һәр көннән.
Һәрбер таң шатлык китерсен,
Нур чәчеп торсын йөзләрең.
Борчу-мәшәкать белмичә,
Балкып торсын синең күзләрең.
Яз айлары бигрәк матур,
Бу дөньяга син туганга.
Ходаебызга мең рәхмәтле без,
Янәшәбездә, әни, син булганга!
Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев