Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниемнең туган көне бүген

Актанышта яшәүче кадерле әниебез ВЕНЕРА ГАЛИМ кызы ХӘКИМОВАның 7 гыйнвар көнне барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәме - туган көне. Әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең иң ныгын, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, мул тормыш телибез. Гомер юлларың әтиебез Лимус, балаларың, оныкларың, кияү...

Актанышта яшәүче кадерле әниебез ВЕНЕРА ГАЛИМ кызы ХӘКИМОВАның 7 гыйнвар көнне барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәме - туган көне.
Әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең иң ныгын, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, мул тормыш телибез. Гомер юлларың әтиебез Лимус, балаларың, оныкларың, кияү һәм киленең белән бәхеттә, сөенечтә үтсен. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа.
Сөйкемле карашың кояшка тиң.
Бар тормышны нурга күмәсең,
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев