Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ник алар зур эш хакы ала?

Путин дәүләт компанияләре башлыкларының югары хезмәт хакы алуы турында үз фикерен белдерде.

Путин дәүләт компанияләре башлыкларының югары хезмәт хакы алуы турында үз фикерен белдерде.

Дәүләт компанияләре башлыкларының югары хезмәт хакы предприятиеләрнең күп кенә чит ил белгечләрен ялларга мәҗбүр булу белән бәйле, аларга Русия базары тарифлары буенча түгел, ә халыкара тарифлар буенча түләргә кирәк, дип белдергән Президент.

Бу хакта Русия лидеры ТАСС интервьюсында белдергән.

Әмма дәүләт башлыгы шунда ук вәзгыятьнең катлаулырак булуын билгеләп үткән. Путин сүзләренә караганда, ул бу мәсьәлә буенча компанияләр җитәкчелеге белән фикер алышкан һәм алар “күп санда чит ил белгечләрен яллыйлар”, алар нәтиҗәле эшли һәм “халыкара хезмәт базарында квалификацияле белгеч кыйммәт тора”, дип аңлаткан.

Шуңа күрә, дип билгеләп үткән Президент, дәүләт корпорациясе “аларга югары хезмәт хакы түләргә мәҗбүр”, адекват базар шундый була. “Әгәр аларга кыйммәт түләргә туры килә икән, башлыклары алардан азрак ала алмый”, — дигән Путин.

 

Автор: Зөһрә Исламова

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев