Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ник безнең авылга да автобус йөрми?

Көнкүрешебез, яшәешебез көннән-көн яхшы якка үзгәрә, матурлана. Әмма бу язмамны борчылып язам. Ни өчендер авылыбызга маршрут автобусы йөртмиләр. 1-2 ай йөреп алды да, чыгымы күп, дип туктаттылар. АТП җитәкчесе Н.Хафизов, мин үзем генә хәл итә алмыйм дигәч, 2012 елның ноябрь аенда хакимияткә гариза язган идек, әле һаман бер хәбәр дә...

Көнкүрешебез, яшәешебез көннән-көн яхшы якка үзгәрә, матурлана. Әмма бу язмамны борчылып язам. Ни өчендер авылыбызга маршрут автобусы йөртмиләр. 1-2 ай йөреп алды да, чыгымы күп, дип туктаттылар.
АТП җитәкчесе Н.Хафизов, мин үзем генә хәл итә алмыйм дигәч, 2012 елның ноябрь аенда хакимияткә гариза язган идек, әле һаман бер хәбәр дә юк. Бездә дә, башка авыллардагы кебек, хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар яши бит.
Район үзәк хастаханәсенә барасы да була, дарулар да кирәк, башка кирәк-яраклар да дигәндәй. Һәрвакыт такси белән йөрү кыйммәткә төшә, пенсиябез дә күп түгел бит. Безнең дә хәлебезгә кереп, җитәкчеләребез атнага 2 тапкыр - дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә Тыңламас- Кәзкәй- Аеш маршруты белән автобус йөртүне оештыра алсалар, халык бик рәхмәтле булыр иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев