Актаныш

Никах таләпләре

Күп кенә мөселманнар кавышкач никахның ни икәнлеген онытып җибәрәләр. Шуның аркасында гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Ә гаеп, әлбәттә, атта да, тәртәдә дә була. 1. Бер-береңә карата игътибарлы булу. Күп очракта ир белән хатын бер-берсенә дошманга караган күк карый. Ир-ат үзен диктатор буларак күрсәтә, ә хатын-кыз гел нәрсәдәндер канәгатьсезлек белдерә...

Күп кенә мөселманнар кавышкач никахның ни икәнлеген онытып җибәрәләр. Шуның аркасында гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Ә гаеп, әлбәттә, атта да, тәртәдә дә була.
1. Бер-береңә карата игътибарлы булу.
Күп очракта ир белән хатын бер-берсенә дошманга караган күк карый. Ир-ат үзен диктатор буларак күрсәтә, ә хатын-кыз гел нәрсәдәндер канәгатьсезлек белдерә һәм ир-ат үзен кирәксез итеп тоя. Ә кайбер ир-атлар хатыннары белән бик дорфа сөйләшә, аларны мыскыллый. Шул ук вакытта кайбер ир-атларга акча табу эшли алмаслык зур бер нәрсә кебек тоела башлый.
2. Никах ул - Аллаһы тарафыннан язылган тәкъдир.
Никах ул - мыскыллау һәм рәнҗетү урыны түгел.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Дәхи Аллаһының кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр» (30:21).
3. Гаиләдә баш булуның ни икәнлеген аңлау.
4. Ир-атның гаиләдә баш булуы ул - гаилә өчен җаваплылык алу дигән сүз, ә үзеңне өстен кую түгел. Пәйгамбәребез (с.г.с.) мөселман ир-атларына хатыннары белән яхшы мөгамәлә кылырга васыять әйтеп калдыра.
5. Бер-берең белән киңәшләшеп, гаилә мәнфәгатьләрен истә тотып гамәл кылу. Бу бер-береңә карата ихтирам көчен арттырырга ярдәм итә.
5. Хатын-кызны кимсетергә ярамый, бигрәк тә физик көч кулланып. Бу гамәлләр ир белән хатын арасын суыта гына.
6. Әйтәсе сүзне үлчәп әйтү.
Бигрәк тә ачу чыкканда. Әйткән сүз һәрвакытта да йөрәктә эз калдыра. Сөннәт буенча ачуыгызны тыярга өйрәнегез.
7. Аралашу.
Бер-берегез белән сөйләшегез, аралашыгыз, фикерләрегез, хыялларыгыз белән уртаклашыгыз.
8. Барыннан да канәгать булу.
Үзегез белән башкаларны, шулай ук хәләл җефетегезне беркайчан да чагыштырмагыз. Күрше тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә. Иң бай кеше ул - тынычлыкка ирешә алган кеше. Аллаһыга һәр көн өчен рәхмәтле булыгыз.
9. Үз хаталарыңны танырга өйрәнү.
Хәләл җефетегез хаталанса, гафу итә белегез. Бер-берегезгә үпкәле, ачулы килеш бервакытта да йокларга ятмагыз.
10. Үткәннәрне кичерә һәм оныта белү.
Якты һәм матур киләчәк өчен сабырлык, яхшы мөгамәлә, мәхәббәт, бер-береңне аңлау, гафу итә белү кирәк. Моның өстендә эшләү лазем.
...Бу кагыйдәләрне истән чыгармагыз. Үзеңә нинди мөгамәлә теләсәң, хәләл җефетеңә карата шулай гамәл кыл.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: