Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниләре ишегалдында терлекләр ашаткан арада дүрт нәни бала янып үлгән

Коткаручылар идәндә ятучы дүрт баланы күреп ала.

Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә 14 мартта кичке тугызлар тирәсендә фаҗига була. Горная урамындагы шәхси йортта дүрт нәни бала янып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Йорт янганын күреп алучылар тиз арада коткаручыларга хәбәр итә. Берничә минут эчендә урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Яны торган йорт эченә коткаручылар керә. Алар коточкыч хәлгә тап була. Бүлмә идәнендә дүрт бала мәете ята. Олы балага алты яшь, уртанчы балалар өч һәм дүрт яшьлек һәм иң кечесенә унбер ай була.

Урынга тикшерүчеләр килә. Алар ачыклаганча, янгын чыккан вакытта әни кеше лапаста терлекләргә ашарга салып йөри. Әти кеше кайда булуы әлегә билгеле түгел. Бу гаилә яхшылар рәтендә санала, бернинди хисапта да тормый.

«Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын чыгу сәбәбен экспертлар ачыклаячак. Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, моның өчен Тайшет шәһәренә эшче төркем бара. Урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли.

<a href="https://intertat.tatar/news/incident/16-03-2020/nil-re-ishegaldynda-terlekl-r-ashatkan-arada-d-rt-n-ni-bala-yanyp-lg-n-5729271">intertat.tatar</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев