Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниләребез, иң татлы сүзләр Сезгә бүләгебез булсын! (Безгә Актанышның 1 нче мәктәбе II сыйныф укучылары яза)

Әниләребез, иң татлы сүзләр бүләгебез булсын! Әни - минем өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем ул. Телебез "әни" сүзе белән ачыла. Туган телебезне дә Ана теле дип әйтүебез юкка гына түгел. Әниләр - гомер буена җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз! Әнием! Җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык...

Әниләребез, иң татлы сүзләр бүләгебез булсын!
Әни - минем өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем ул. Телебез "әни" сүзе белән ачыла. Туган телебезне дә Ана теле дип әйтүебез юкка гына түгел. Әниләр - гомер буена җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз!
Әнием! Җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык гаҗәеп газиз, иң кадерле зат син минем өчен.
Айсылу ӘХМӘТҖАНОВА
Әниләр безгә авыр вакытта булыша. Һәр адымыбыз белән кызыксынып торалар. Без әниләрне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Озын гомерле, бәхетле булыгыз, әниләр!
Алинә ГОСМАНОВА
Минем әниемнең исеме Илсөяр. Ул бик тәмле итеп ашарга пешерә. Миңа өй эшләре эшләргә булыша. Өйдә матур гөлләр үстерә. Без әниебезне бик яратабыз.
Илмир ДӘҮЛӘТОВ
Минем әнием бик ягымлы, акыллы, матур. Мине йокыдан тәмле сүзләр әйтеп уята. Мин әниемә ныклы сәламәтлек телим.
Ленара АРСЛАНОВА
Әнием 1982 елның 4 июль көнендә туган. Әнием матур итеп җырлый. Мин дә әниемә охшарга телим.
Камилә ХӨСӘЕНОВА
Минем әнием - Лилия Галиева. Дөньядагы әниләрнең иң чибәре, иң уңганы, иң акыллысы, һәм шуңа да мин аны бик яратам.
Лиана ИСМӘГЫЙЛЕВА
Әниемнең исеме - Лариса. Ул Балык Бистәсендә туган. Мин гаиләбездә өченче бала.
Әнием Актаныш теркәү палатасында эшли. Матур итеп чигү чигә, бәйләм бәйли, тәмле ашлар пешерә.
Әминә ГАЛИУЛЛИНА
Минем әни - хисапчы,
Ала, куша, саный, бүлә.
Һәрвакытта якты йөзле,
Тәмле ашлар пешерә.
Мин аны бик яратам,
Һәрвакыт хөрмәт итәм.
Өй эшләрендә булышам,
Яхшы укырга тырышам.
Фидан АБЗАЕВ
Минем әни - тәрбияче
"Каенкай" бакчасында.
Бакчадагы балалар
Ярата барчасы да.
Мин дә әнине яратам,
Ул матур һәм ягымлы.
Тырышамын аңа карап,
Булырга мин акыллы.
Олеся ОВЧИННИКОВА
Кочагыңа чумам күргән саен,
Хисләремне сиңа таратам.
Кояш булып балкы
тормышымда,
Әнием, мин сине яратам!
Нәзилә ШӘЙХӘЙДӘРОВА
Минем әни бик матур,
Аның исеме Алсу.
Сәхнәдә җырлый ялгыз -
Минем әни- йолдыз!
Айзилә БИЛЯКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев