Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниләргә дә, балаларга да файдага

Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү, профилактик чаралар үткәрү максатыннан, 15 августтан 15 сентябрьгә тикле Бөтенрәсәй күләмендә "Игътибар-балалар!" акциясенең өченче этабы узды. Аның барышында безнең районда да шактый чаралар оештырылды. Безнең иҗат төркеменә әлеге акциянең соңгы көнендә Киров авылындагы "Тамчы" балалар бакчасында уздырылган чарада катнашырга туры килде. Киров авылындагы балалар бакчасына...

Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү, профилактик чаралар үткәрү максатыннан, 15 августтан 15 сентябрьгә тикле Бөтенрәсәй күләмендә "Игътибар-балалар!" акциясенең өченче этабы узды. Аның барышында безнең районда да шактый чаралар оештырылды. Безнең иҗат төркеменә әлеге акциянең соңгы көнендә Киров авылындагы "Тамчы" балалар бакчасында уздырылган чарада катнашырга туры килде.
Киров авылындагы балалар бакчасына 50 бала йөри. Биредә нәниләрне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча шактый эш башкарыла. Бакчада моның буенча махсус почмак булдырылган. Быелгы уку елына аларга районның ЮХИДИ фонды тарафыннан класс-комплект бүләк ителгән. Аның ярдәмендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү җиңелрәк булачак. Ник дигәндә, әлеге классның үзенең чын светофоры да, җәяүлеләргә юлны аркылы чыгу өчен зебрасы да, юл билгеләре дә бар. Чын шәһәр урамын хәтерләтә ул. Чара барышында нәниләр үзләренең юл кагыйдәләрен белүләрен шулар аша раслап та күрсәттеләр.
Ә чара машина йөртүче әниләр белән КВН рәвешендә уздырылды. Берәүгә дә сер түгел, соңгы елларда руль артында йөрүче хатын-кызлар бик нык күбәйде. Аларның күбесе балалар бакчаларына да газизләрен машиналарда гына китерә. Димәк аларга икеләтә җавапчылык өстәлә. Үзләренең генә түгел, нәниләренең гомеренең дә куркынычсызлыгын тәэмин итеп хәрәкәтләнергә тиеш алар. Киров авылында да машина йөртүче хатын-кызлар бик күп. Бакча мөдире Ләйлә Гайнанова: "Шуның өчен дә әниләр арасында уздырырга булдык бу бәйгене", - диде. Командалар "Көпчәк" һәм "Сигнал" исемнәре астында чыгыш ясадылар. Әниләр белми торган сорауларга балалар җавап биреп, күңелле бер аралашу формасында узды ул. Нинди билгенең нәрсә аңлатканын кабат искә төшерү, белмәүчеләргә аңлату берәүгә дә зыян итми, киресенчә, юлларда тагын да игътибарлырак булырга кирәклекне искәртә. Бәйге ахырында жюри әгъзаларына урыннар чыгару җиңелдән булмады. Тик "Көпчәк" командасы әз генә күбрәк балл туплады. "Машинаның көпчәкләре һәрвакыт алдан әйләнә, ә нинди дә булса бәла-казаны сигнал ярдәмендә кисәтәбез. Безнең командалар да шушы кагыйдәгә буйсындылар, ахры", - дип шаяртты жюри әгъзалары.
ЮХИДИнең Фән һәм мәгариф программасын финанслау буенча Актаныш филиалы идарәсе җитәкчесе Рәсимә Сәетова шушындый эчтәлекле чара уздырганнары өчен коллективка рәхмәтен җиткерде.
- Юл хәрәкәтләре иминлеген саклау буенча кабул ителгән максатчан программа буенча балалар бакчаларына, мәктәпләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча стендлар, класслар кайтты. Без аларны бик сөенеп бүләк иттек. Алар нигезендә балалар юл йөрү кагыйдәләренә ныграк өйрәнерләр дип ышанасы килә.
Алсу Хуҗина, бакчага йөрүче баланың әнисе:
- Безнең авылда рульдә йөрүче әниләр бик күп. Аларның барысы да баласын кайгырта. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә. Ә мондый бәйгеләр бик файдалы дип уйлыйм. Әниләр дә, балалар да биредә күп мәгълүмат алалар. Киләчәктә дә шушылай чаралар булсын иде дип телим.
Роза Шәйхелмәрдәнова, бакчага йөрүче баланың әбисе:
- Балалар безнең киләчәгебез. Без алар өчен һәрчак борчылып торабыз. Шуның өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз. Бакчабызда мондый кичәләр гел булып тора. Үзебез дә аларда катнашырга тырышабыз. Балаларыбыз белән бергә күп мәгълүмат алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев