Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әнкәебез, син мәңге күңелдә!

Мерәс авылында яшәгән кадерле әниебез Яппарова Гөлнур Әбүзәр кызының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!

Мәгърур нарат ышыгында кабер -
Саклый әнкәебез йокысын...
Кайткан саен күңел шунда тарта,
Әйтә, гүя, әнкәй, кил, ал тын..

Әйтелмәгән сүзләр калды, Әни.
Калды әйтелмәгән рәхмәтләр...
Тыйнаклык һәм кыюсызлык белән
Әйтелмәгән "яратам" дип тә...

Күңелемнән көн дә синең белән
Киңәшләшәм, сөйлим,серләшәм.
Төшләремә еш керәсең әле,
Нихәлең бар дисеңме, Әнкәм?

Тормыш туктамады, Әнкәй.Тик шулай да
Җуйды ямен,тәмен,ләззәтен.
Әй, Ходаем, рәхмәтләрең киңдер,
Урыннарын бир син җәннәттән.

 

Сагынабыз, сине, әниебез!
Биш бәгырь җимешең- балаларың:  Гөлшат, Илшат, Миләүшә, Нурия, Лилия.
Әлеге искә алу шигырен Такталачыктан Лилия Гайсина язды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев