Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Нәни пешекчеләр

Безнең балалар бакчасында Минтимер Шәймиевне хөрмәтләп зур вакыйга узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үз куллары белән беренче Президентыбызның иң яраткан ризыгы - тары кыстыбые пешерделәр. Балалар башта татар халкының милли ризыгы турында пешекче апаларының бик матур итеп сөйләгәннәрен тыңладылар. Шуннан соң гына тары кыстыбые пешерү серләренә төшенделәр. Кечкенә бармаклары белән...

Безнең балалар бакчасында Минтимер Шәймиевне хөрмәтләп зур вакыйга узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үз куллары белән беренче Президентыбызның иң яраткан ризыгы - тары кыстыбые пешерделәр. Балалар башта татар халкының милли ризыгы турында пешекче апаларының бик матур итеп сөйләгәннәрен тыңладылар. Шуннан соң гына тары кыстыбые пешерү серләренә төшенделәр. Кечкенә бармаклары белән камыр җәеп карау, киптерү, аның эчлеген салып кысу, кыстыбыйны майлау мизгелләрендә балалар үзләрен бик җитди тоттылар. Аларда үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, горурлану хисе уянды. Пешекчеләр белән саубуллашканда балаларның күзләрендә уйнаган шатлык нуры шул турыда сөйли иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев